Әтнә таңы

27 февраль 2016 яңалыклары

  • 27 февраль 2016 - 12:23
    Әтнәдәге бер сихерче тарихы
    Көндә ипигә килеп китүче тыйнак кына әбинең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде.Шушы яшьенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде диптә уйладым.Ләкин ни булсада әби сөйләгәннәрдән чыгып,кемгәдер сабак буларак язам бу юлларны "Күп еллар элек мин сихер эшләре белән бик нык шөгелләндем...диде авыр сулап әби.Бик яшь,тәҗрибәм җитәрлек булмасада нәселдән килгән көчем...
    1205
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 10:30
    Ярлылар арта - "Әтнә таңы"
    Ярлы россиялеләр 19 миллионнан артып китте 2015 ел нәтиҗәләре буенча ярлылар саны 19 миллионнан арткан. Болар яшәү минимумыннан ким алучылар. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры әйтте. Бер елда бу сан 3 миллионга күбәйгән, ягъни, былтыр 16 миллион кеше ярлы саналган. Иң кызганычы аларның 60-70 % - кечкенә...
    1070
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 09:16
    Әтнә укытучысы "Ел укытучысы 2016" җиңүчесе
    Әтнә укытучысы "Ел укытучысы 2016" бәйгесендә җиңүче булды. "Тормыш иминлеге кагыйдәләре" курслары буенча "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең зона туры Арча районында узды. Әтнә районы данын Иске Өҗем төп мәктәбенең ОБЖ укытучысы Кашапов Айрат Хәмбәл улы яклады. Һәм начар якламады - өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
    1106
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 07:54
    Әтнәдә дә коррупциягә каршы көрәш кыйбатлана
    Татарстан коррупция белән көрәшкә булган чыгымнарны 2 миллион сумга арттыра. Хөкүмәт 2015-2020 елларга коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча бюджет программасын 2 миллион сумга арттырып, 28,6 миллион сумга җиткерде. Татарстанның хокукый мәгълүматлар порталында шул хакта хәбәр иттеләр. Дөрес, финанслау күләме фараз характерында гына, республиканың бюджет мөмкинлегенә бәйле рәвештә ул саен үзгәрәчәк.
    1139
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 07:28
    Әтнәдә хатын-кызларны ирләр өйрәтә
    Кичә районыбызның үзәк китапханәсендә бакчачыларның чираттагы өйрәнү дәресе узды. Ләлә Мөхәммәтшина әлеге дәресләргә үзгәлек тә кертә, тәҗрибәле бакчачыларның тәҗрибәләрен дә өйрәнәләр алар.Кичә исә бакчачылык түгәрәгенә йөрүчеләр һәвәскәр бакчачы Сибгатуллин Җәүдәт абый белән очрашып үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.Әтнәләр белә Җәүдәт абыйны. Аның үстергән төрле сортлы бәрәңгеләрен күпләр үзендә сынап карады инде.
    1104
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 07:16
    Әтнәдә җылы көннәр дәвам итә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 27 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда көчле бозлавык саклана. Татарстанда һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын, көндез - 0 градустан алып 3 градуска кадәр җылы...
    1134
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 05:54
    Әтнәләр үзара салым мәсьәләсен бергәләп хәл итә
    28 февраль көнне Әтнә районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза. Шул исәптән Олы Әтнә авыл җирлегендә дә. Башка авыл җирлекләрендә узган рефередумнарның уңай нәтиҗәсен күргәннән соң, әлеге җирлектә референдумнар уздырырга кара кылынды. Барлык участоклар да иртәнге сәгать 7дән 20..00гә кадәр эшләячәкләр. Шунысын да искәртәсе килә, 1 сумга...
    1101
    0
    0
  • 27 февраль 2016 - 04:47
    Әтнәнең "Ел тәрбиячесе- 2016" билгеле булды
    "Ел тәрбиячесе -2016" бәйгесенең финал этабына йомгак ясалды. Бәйгенең финалистлары исеменә Олы Әтнә балалар бакчасыннан Төхфәтуллина Альбина һәм Гайфуллина Нурия лаек булды. Өченче урында - Олы Мәңгәр бакчасыннан Гүзәл Гарифҗанова, икедә - Олы Әтнәдән Зөһрә Мөхәммәтҗанова, беренче урында - Кышлау балалар бакчасыннан Равия Абдуллина ия булды. Равия ханым Әтнә данын...
    1069
    0
    0
Реклама