4 март 2016 яңалыклары
-
Әтнә башлыгы призына ярышлар уза
5 март конне Арча боз сараенда Әтнә муниципаль районы башлыгы кубогына хоккей ярышы узачак.Кубок очен 5 команда,ике группага буленеп, көч сынаша.Беренче группада:Мәнгәр,Яна Шашы,Бәрәскә командалары.Икенчесендэ - Әтнә hэм Куәм.Һәр группадан ике команда алга утә.Уеннар сәгать 8:00 дә башлана. Беренче булып Яңа Шашы hэм Мәңгәр командалары очраша.
-
"Бик яратам сине Әнием!" Әтнә кызы иҗаты
***************************** Картайгансың, диләр Әниемә... Картаймаган...арткан яшьләре, Безнең Әни гомере буйларына Кешеләрдән куркып яшәде. Ир хакы бар,диеп хаман түзде Карашыннан куркып әтинең... Бер җылы сүз ишетәсе килгән Чаклары күп булды Әнинең... Шомырт кара чәчләренә чаллар Иртә төште...басты уйлары, Ару- талу белми эшләгәнгә Сызлый хәзер аяк куллары. Балачактан килгән үпкәләрен Бик әйтәсе...
-
Әтнәләр беләсезме
Кәбисә елы кайдан килеп чыккан? Безнең эрага кадәр 46 елда Рим императоры Юлий Цезарь Кояшның җир тирәли әйләнү вакытын 365,25 тәүлек (365 тәүлек һәм 6 сәгать) дип билгеләнгән Юлиан календаре төзи. Шушы алты сәгать тайпылышны тигезләү өчен "кәбисә елы" дигән төшенчә барлыкка килә. Ягъни, 25 тәүлекне дүрткә бүлгәннән соң, 6шар...
-
«Татмедиа»ның яңа җитәкчесе тәрҗемәче аша дәүләт басмаларына ничек ярдәм итәчәге турында сөйләгәч Әтнәләр дә уйга калды
Дәүләт советында узган очрашуда «Татмедиа»ның яңа җитәкчесе Андрей Кузьмин республика массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеше хакында доклад белән чыгыш ясады. Җиңел булмаган әлеге әңгәмәдә сүз дәүләт басмаларының киләчәге, тиражны ничек саклау, газета һәм журналларга язылуны бюджет оешмаларына йөкләтү хакында барды. Шунысы кызык, очрашудагы кайбер татарлар, докладта милли матбугат...
-
Әтнәләр татар телен камил белә
Җырдай моңлы татар теле Тел ананың терәге, Тел ананың баласына Иң кадерле бүләге. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт телсез яши алмый. Тел- милләт яшәешенең нигезе. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы...
-
Әтнәләр боларны белү һичшиксез кирәк
Әтнә халкы арасында янгын вакытында кеше үлеменә китергән фаҗигаләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын пропагандалау максатыннан үткәрелгән чараларга карамастан, районда янгын белән бәйле хәл катлаулы булып тора. 2016 елның беренче ике аенда районда 150 мең сум зыян китергән 4 янгын очрагы (узган ел шул вакыт эчендә берәү дә булмаган) теркәлгән. Әлеге...
-
Татарстанга бирәләр - “Әтнә таңы”
Республиканың авыл территорияләре үсеше өчен дип 343 миллион сум субсидия бүленде. Хөкүмәт күрсәтмәсендә шул хакта хәбәр ителә. Бу максатларда барлык төбәкләргә 7,2 миллиард сум бүленгән, безгә 343 миллионы тәтегән. Татарстандагы гражданнарның торак шартларын яхшыртуга, шул исәптән яшь гаилә һәм яшь белгечләргә 256 миллион сум, торак пунктларда социаль һәм инженер инфраструктура...
-
Әтнәдә 8 март уңаеннан бәйрәм чаралары уза
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан, район үзәгендә дә төрле чаралар уза. 5 март көнне «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала концерты үтә. Җыр-биюгә сәләтле балаларыбыз чыгышы 15.00 сәгатьтә башлана. 6 март көнне хатын-кызлар көне уңаеннан «Әниемә» дип исемләнгән бәйрәм концерты була. Концерт кичке сәгать 19.00дә башлана. Һәр ике бәйрәм...
-
Наталья Крачковская вафат – “Әтнә таңы”
Актрисаны 28 февраль көнне йөрәге авыртып больницага салдылар. Ул 78нче яшь белән бара иде.