10 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр орлыкны сайларга өйрәнәләр
Яз һәвәскәр бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр алып килә. Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре акрын гына баш калкыта башлый. Орлык сатып алырга кирәк. Ә менә аларны сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә, ниндирәк орлык сайларга кирәк соң? Бу сорау белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис...
-
Әтнә балалары яхшы уку йортында белем ала
Бөекбританиянең «Times Higher Education» журналы версиясе буенча Европаның иң яхшы уку йортлары исемлегенә Россиянең - 5, шул исәптән Әтнәдән дә бик күпләр укыган һәм бүген дә белем алучы Казан федераль университеты (КФУ - элекке КГУ) да керә.
-
Әтнәдә – рекорд
Метеорологлар Казанда, шул исәптән Әтнәдә дә дип фаразлыйк, чираттагы температура рекордын теркәгәннәр. 9 март көнне һава 4,6 градускача җылына. Моңарчы бу көнгә температура рекорды 96 ел элек теркәлгән булган: җылылык 3,5 градус тәшкил иткән.ү Аның каравы 11 мартка каршы төндә суыта, суыклык 4-9 градуска җитәчәк. Көндез исә 4 градус суыктан...
-
Әтнәләр концертны ошаткан
"Кышлау мәдәният йортында Халыкара хатын -кызлар бәйрәме уңаеннан бик матур концерт күрсәтелде. Көлкеле, җырлы биюле бу бәйрәм кичәсен хатын - кызларыбызга күмәк хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин бүләк итте. Яшьләрдән генә торган концерт тамашадан барыбыз да канәгать калды", - дип хәбәр итте хәбәрчебез Рәйсә Зарипова
-
Әтнәдә - "Озын толым"
Комыргуҗа мәктәбенең 3-7 сыйныфта укучы кызлары "Озын толым" конкурсында ярыша. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Фәхриева һәм сыйныф җитәкчеләре бик кызык бәйге оештыралар. Конкурсант кызлар бәйгенең "Исемең матур, чибәр кыз" өлешендә үз исемнәрен яклап, прическа ясыйлар, җырлап-бииләр, тамашачы хозурына татар халык ризыгын тәкъдим итәләр, табышмакларга җавап эзлиләр. Нәтиҗәдә "Озын...
-
Әтнә кызы сынатмады
Алия сынатмады Яшел Үзән шәһәрендә узган Каюм Насыйри исемендәге XIV Халыкара яшьләр фәнни практик конференциясендә Олы Әтнә урта мәктәбенең 9 А сыйныфы укучысы Алия Мортазина беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе Әлфия Закирова.
-
Әтнә сөте кимеми
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 9 мартка биргән оператив мәгълүматлары шуны раслый.
-
Әтнә беренчедә
Әтнә башлыгы призына Арча боз сараенда үткән хоккей ярышында Әтнә командасы беренче урын алды. Икедә - Бәрәскә, өчтә - Шашы, дүрттә - Күәм һәм бишенче урында - Мәңгәр командалары.
-
Әтнәдә ике юл һаләкәте теркәлгән
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында ике вак юл һаләкәте теркәлгән. Штрафны вакытында түләмәгән өчен 5 машина йөртүчегә протокол төзелеп, суд карарын көтәләр. " Һава торышы бик үзгәрүчән. Шул уңайдан машина йөртүчеләрне тагын бер кат кисәтәсе килә, юлларда сак булсыннар иде. Бозлавык вакытында тиешле тизлек саклансын. Караңгы вакытта авыл...