14 март 2016 яңалыклары
-
14 март 2016 - 12:59Әтнәдә уеннар кискен бардыМәктәп укучылары арасында чираттагы спартакиада узды. Бу юлы укучылар туп типтеләр - мини-футболда көч сынаштылар. Оештыручыларның берсе - спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин, 12 мәктәптән дә командалар килүгә куануын белдерде. Уеннар бик кискен барды. Ахыр чиктә Олы Әтнә командасы 1 урын яулады. Түбән Көек командасы 2 урын алды. Аннан соңгы...
-
14 март 2016 - 11:44Әтнәдә каникуллар чорында сак булырга чакыраларЮХИДИ идарәсе каникуллар чорында транспорт йөртүчеләрнең тагын да саграк булырга чакыра. Эш шунда, бүгенге көнгә балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. 21 марттан каникуллар башлана. Әлбәттә, балалар күп вакытларын урамда уздыралар. Ә бу бәхетсезлек очракларының да арту мөмкинлеген искәртә. Шуңа күрә мәктәпләрдә укучы балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерергә...
-
14 март 2016 - 10:08Әтнәнең нәни шахматчылары да сынатмадыларКазанда 9 марттан 13 мартка кадәр 2008 һәм аннан да югары яшьләр арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Әлеге ярышта Әтнә шахматчылары да үзләрен сынадылар. Һәм авыл җирлеге шахматчылары арасында Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев - 1 урын, Исламия һәм Ислам Мөхәмәдҗановлар 2 урын, Рәсүл Гыйләҗев 3 урынга лаек булдылар. Әлеге...
-
14 март 2016 - 09:19Әтнәдә -карантинКабат карантин Күңгәр балалар бакчасының карантинга ябылуы турында язган идек инде. Ул бүгенге көндә эшли башлады инде. Ә менә Олы Мәңгәр балалар бакчасы яңа гына 19 мартка кадәр карантинга ябылды. Сәбәбе- сабыйларның күпләп салкын тиеп авыртуы.
-
14 март 2016 - 08:50Әтнәдә яшәүче 90 яшен каршылыйКүңгәр авылында яшәүче Сания Мөхәмәтгали кызына 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов һәм Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Гөлназ Гарипова котлады. Сания әбигә күз тимәсен, әле 90 яшь бирмисең үзенә. Бу яктан да, тормыш юлын күзалласаң да ихлас мактарлык аны. Шулай булмый ни,...
-
14 март 2016 - 08:14Әтнә укучылары уңышлы чыгыш ясадыЯшел Үзән районының Бишнә мәктәбендә узган «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» III республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр бәйгесеннән Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары зур җиңү белән кайттылар. 5 "Б" сыйныф укучысы Хисмәтуллина Диләрә "Тайны белого чуда" эше белән (җитәкчесе Минһаҗева Галия Мөхәммәтсалих кызы) - I урын,...
-
14 март 2016 - 07:11Әтнәләр – беренчеРайон сәнгать мәктәбенең "Алчәчәк" бию коллективы һәм "Сәхнәдәш" балалар театр төркеме чираттагы уңышларына ирештеләр. Казандагы татар дәүләт "Әкият" курчак театрында узган "Татарстан" республика бәйгесендә ике коллектив та беренче урын яулады. "Алчәчәк"нең җитәкчеләре - Алия Абдуллина һәм Миләүшә Фазлыева, "Сәхнәдәш"не Финә Сафиуллина һәм Алсу Хәкимова җитәкли.
-
14 март 2016 - 06:06Әтнәгә салкын әйләнеп кайтаИртәгә 1-6 градус тирәсе салкын була. Ә бүген төнгә 5-10, урыны белән 13 градус суык булырга мөмкин. Шул ук вакытта аз гына кар явып узуы бар. Җил төньяк-көнчыгыштан, юлларда - бозлавык.
-
14 март 2016 - 05:23Әтнә күпме акча алырАгымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Бу язмада без 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән әлеге рейтингка анализ ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү...