18 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә бер баланы приютка җибәргәннәр
Балаң кадерле булса - эчмә «Социаль яктан авыр хәлле гаиләләрне гел күзәтү астында тотабыз. Комиссия белән балаларның яшәү шартларын тикшерәбез. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә исерткеч эчемлек эчеп, баласын карамаган өчен бер әнинең баласын приютка җибәрдек. Моннан тыш, утка-газга әҗәтләре шактый булган күп балалы гаиләләрне дә тикшерәбез», - диде балигъ булмаганнар...
-
Әтнәнең чишмә сулары эчәргә яраксыз
Суларын эчү тыела «Олы Әтнә авылындагы «Акый» һәм «Кизләү» чишмәләре суының тиешле таләпләргә туры килмәве сәбәпле, икесенең дә суларын эчү тыела. Башка эшләрдә кулланырга ярый», - дип хәбәр итә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.
-
Әтнәләрне МЧС вәкиле кисәтә
МЧСның җирле җитәкчесе Илнур Гиндуллин укучы балаларның язгы каникуллары белән бәйле рәвештә кисәтү сүзләре җиткерде. "Сер түгел, балалар гөрләвекләрдә көймәчекләр йөздерергә яраталар. Ә ул гөрләвек зуррак, куркынычрак суларга коя - кыскасы, бик куркыныч. Әти-әниләр дә моны һәрдаим истә тотсыннар иде. Халыкта: "Язын ястык калынлыгы бозга да ышанма", дигән әйтем бар....
-
Әтнәдә законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатканнар
Бергәләп эшләүнең уңай нәтиҗәсе Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы мобиль төркем составында, законсыз алкоголь әйләнешне һәм составында спирт булган продукцияне ачыклау һәм кисәтү максатыннан рейдлар уздыра. Шул уңайдан Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлек җитәкчесе Ленар Вафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Ленар Харисович,...
-
Әтнәләр, язгы куркынычтан сакланыйк
Татарстанның "Гражданлык оборонасы турында"гы 80нче Федераль Законы үтәлеше турында"гы карарының 11нче пункты, шулай ук Татарстанның "Территорияләрне һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында"гы Законы нигезендә, муниципаль берәмлекләрдә дә җитди эшчәнлек бара.
-
Әтнәләр, кәҗәгә акча бирәләр
2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр. 3 сыеры булган һәм аларны 8 башка җиткерергә теләүче хуҗалыкларга кечкенә ферма төзү өчен 200 мең сум акча бирелә. Юридик затлардан тана яки берне бозаулаган сыер алганда 15 мең...
-
Әтнә автомобиль йөртүчеләрен ниләр көтә
Автоиминиятләүчеләрнең Россия союзы ОСАГО полисларын алыштыру серләре турында үз фикере белән уртаклашты. Менә ничек булыр дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән ОСАГОның яңа үрнәктәге бланклары гамәлгә керә. Иске полислар гамәлдән чыкмыйлар. Бердәнбер кыенлыгы шул - ЮХИДИ инспекторы документларны тикшергәндә бланкның уникаль номерын электрон база аша тикшерәчәк. Ә яңа полислар тикшерелми,...
-
Әтнәдә бу хәл була күрмәсен
Татарстанда балалар бакчаларының берсендә сабый бала умыртка баганасын авырттырган. Малай әнисенең күз алдында бакча ишек төбендәге метр ярым биеклектәге баскычтан егылган. Баскычта тотынып төшәргә култыксалар булмаган, бала тигезлеген югалтып егылып төшкән. Бала хастаханәгә озатылган. Табиблар сүзенә караганда, аңа ай ярым урыннан кузгалмый ятып торырга туры киләчәк. Аннан соң ярты ел...
-
Әтнәдә салкынча, вакыты белән буранлы һава торышы дәвам итә
Бүген дә һава торышы әллә ни үзгәрми. Синоптиклар фаразына ышансак, безне аязучан болытлы (әлегә кояшлы) көн көтә, вакыты белән кар ява, күз күреме 500-1000 метр тәшкил итә. Автотранспорт йөртүчеләр моңа алдана күрмәсеннәр, алда баручы машинадан күтәрелгән кар җил исәбенә күз күремен нык киметә. Каршы яктан килүче транспортны чамалап булмый хәтта....