26 март 2016 яңалыклары
-
Язны унысыннан соң көтәсе – “Әтнә таңы”
Атна уртасында күпләр киләсе кышка кадәр дип ераккарак җыеп куйган чаңгыларын кире алып төшү турында уйлана башлады. Уйларсың да. Яз җитте дигәндә генә тәрәзәне кабат кыш шакыды бит. Хәер, бу күренеш хәтта синоптикларны да шаккатырган. "Моңа үзебез дә гаҗәпләндек. Казанда бер тәүлектә айлык норманың яртысыннан артыграк күләмдә явым-төшем яуды бит",...
-
Әтнәнең Алсуының кешегә бирер ире юк
Кайчак кайбер эшебез барып чыкмаса, борчылган булабыз, хафага төшәбез. Бик сирәкләр генә хәерлесе шулдыр дип уйлап, язмышына риза була. Җырчы Алсу Фазлыева да шундыйрак хәлгә юлыга. Бик теләсә дә, заманында ул мәдәният-сәнгать академиясенә укырга керә алмый. Берничә җиргә документларын тапшырган кызны Казан педагогика институтының музыка бүлегенә кабул итәләр. Уку ошаса...
-
Әтнәдә гаиләләр очраша
"Мәңге дөрлә һәм җылыт син гаилә учагы"-дигән исем белән Түбән Көек мәктәбендә (18.03.2016 көнне)технология укытучысы Зарипова Рүзия һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан тарафыннан очрашу үткәрелде. Очрашып бер утырулар, Гомернең бизәкләре. Хушлашу мизгелләре, Өзәдер үзәкләрне. Очрашуда Әйшияз авылыннан Нуриевлар гаиләсе катнашып"Әти-әни һәм мин-спорт гаиләсе"-дигән мактау кәгазенә, Югары Көек авылыннан Сәмигуллиннар...
-
Әтнәнең Гран-при иясенә - планшет
2015 ел Әдәбият елы булды. "Сабантуй" журналының 2015ел 5 нче санында "Роберт Миңнуллин призына шигъри бәйге"гә игълан бирелгән иде: "Иң яхшы шигырь авторына - ПЛАНШЕТ. Урыннар 3 номинациядә: "Иң шаян шигырь", " Иң лирик шигырь", "Иң мәгънәле шигырь". Бу игълан , әлбәттә, күпләрне җәлеп иткәндер. Бәйгегә бу елның март аенда...
-
Әтнәләр ишеттегезме,“Татмедиа” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде
1 апрельдә 2016 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларга язылу кампаниясе башлана. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган почтальоннарын бүләкләде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин почтальоннар арасында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне Казанга җыеп котлады. Йорттан йортка йөреп, кешеләргә почта тараткан, һәр...
-
Әтнәдә медицина хезмәте сыйфатлымы?
"Ашыгыч ярдәм" ашыкмый, табибларын әйтәсе дә юк. Юньләп караучы калмады..." - шулай сөйләшәбез. Сәламәтлек турында уйларга вакыт юк, уйласаң да акча ягы кысан. Аптекалардагы дару бәяләре дә якын килә торган түгел. Табибларга барган очракта да, юллар кабат шунда илтеп, кесәне капшата. "Уф"ны да әйтәсең, "Ах"ны да. Җиде бабаңны искә алып...