28 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә кризиска бер караш
Әрнү Әтнәдә кризиска бер караш Өйдә яткан карт-корыга, әгәр кибеткә сирәк барса, бу чираттагы кризис үзен әллә ни сиздерми, бигрәктә авылда терлек, кош-корт асрап яшәгән кешегә. Рәүфҗан ЗАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы Инде килеп көнаралаш кибетләр бусагасын таптаган, бөтен ашау-эчүе шул кибетләр аша булган кешенең, кибетләрне урап кайтканда кан басымнары күтәрелеп,...
-
Әтнәләр наркотикларга каршы
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең эше буенча видеоконференция булып узды. Аны Татарстан премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды. Наркотикларның көннән көн тормышыбызга үтеп баруы киң җәмәгатьчелекне зур борчуга сала. Бу турыда киңәшмәдә китерелгән саннарга тукталып үтик. Замана афәтеннән республикада узган ел 71 үлем очрагы теркәлгән. 2014 елда исә бу сан...
-
Әтнәдә өч яшүсмер исәпкә алынган
Саннар борчуга сала Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану көннән-көн арта. Дөресен генә әйткәндә, балаларыбызның спиртлы эчемлекләр куллануы, тагын да куркынычрагы - шул хәлдә авыр җинаятьләр кылуы бүгенге көннең иң тирән проблемаларының берсенә әйләнеп бара. Татартстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева журналистлар белән очрашу барышында республикада алкогольгә бәйле булган яшүсмерләр...
-
Әтнәнең Уралны күргән кызына 90 яшь тулды
Ары авылында гомер кичерүче Асия әбекәй Сабирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Асия әбекәй Сабирова 1926 елның 27 мартында Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң, "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә эшли...
-
Әтнәдә иҗтимагый совет фикер алышты
Район полиция бүлеге каршында иҗтимагый совет оештырылды . Узган атнада әлеге иҗтимагый советның беренче утырышы узды һәм анда аның составы билгеләнде, рәисе сайланды. Шулай ук төп бурычлары күрсәтелде. Бүгенге көндә иҗтимагый советның төп максатлары булып полиция эшчәнлеге турындагы мәгълүматне җәмәгатьчелеккә җиткерү; халыкның зарын, тәкъдимнәрен полиция хезмәткәрләренә җиткезү; халыкны җинаятьчелеккә каршы...
-
Әтнәнең Иске Өҗем мәктәбе укучылары уңышы
Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Пушкин укулары" Бөтенроссия ачык иҗат конкурсында Иске Өҗем төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Галиева Ралинә чыгыш ясады һәм зур җиңү яулады-2 урын алды.Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Зимфира Рифат кызы.Конкурста республиканың 11 шәһәр һәм 26 районыннан 829 укучы катнашты. Казан шәһәренең 12 нче...
-
Әтнә дәүләт драма театры коллективына “Тантана” дипломы тапшырылды
27 мартта Халыкара театр көнендә алтынчы мәртәбә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Тантана"(«Триумф») премияләре тапшырылды. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Тантана"(«Триумф») премияләре тапшыру тантанасында "Театр традицияләренә тугрылык өчен" дипломына ия булды. Театр...
-
Әтнә укучылары ГТО фестивалендә катнашты
Фестивальдә катнашып кайттылар 24-26 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә 11 сыйныф укучылары арасында ГТО фестивале булып узды. Анда республиканың барлык шәһәр авылларыннан килгән 600 гә якын укучы катнашты. Әтнә районы Яңа Шашы мәктәбеннән Фәнил Әкбәров, Рафил Хәлиуллин, Аида Закирова, Гөлфирә Йосыпова, Күәм мәктәбеннән Фәрит Хафизов, Күнгәр мәктәбеннән Алия Гайнетдинова, Алинә Вәлиева,...
-
Әтнәдә дога уку бәйгесе узды
"Чембулат авылы клубында Яңа Шашы авыл җирлегендә туып үсеп, юл фаҗигасендә һәлак булган Закирова Айгөл Айрат кызы һәм Халикова Нәзифә Шакирҗан кызы истәлегенә 18 яшькә кадәр булган укучылар арасында "Дини бәйрәм" - догалар уку бәйгесе булып узды. Бәйгегә кунак булып Күәм мәчете имамы Ленар хәзрәт, Арча районы Яңа Кенәр авылы...