10 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме, тагын самолет төшкән
Чиләбе өлкәсендә самолет һәлакәткә очраган: үлүчеләр дә бар. Як-52 спорт самолеты еыгылып төшү аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Әлеге хәл бүген Чиләбе өлкәсендә булган. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау бара. Самолет өйрәнүләр вакытында 8 чакрым биеклектән мәтәлеп төшкән диелә. Самолетта Чиләбе ДОСААФының аэроклуб җитәкчесе һәм хатын-кыз пилот булган. Очучы һәм пассажирның да...
-
Әтнәдә Тукай истәлекләре
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан район сәнгать мәктәбе «Тукай истәлекләре» исемле бәйгесе игълан итү хакында хәбәр иткән идек. Сәнгатькә гашыйк укучылар «Ашыт» мәдәният һәм сплорт үзәгендә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. «Туган авыл», «Пар ат», «Сабыйга», «Таз, «Су анасы» кебек шигырьләрне дә яттан сөйләделәр балалар. Бәйгедә барысы...
-
Әтнә кызы шәүлә түгел...
Мин синең шәүләңә әйләнмәм, Ялынмам, ялвармам, кил диеп. Үзәгең өзелгәч кайтырсың, Җилләргә җилкәннәр киереп. Мин синең бәхетең булалмам - Кар эреп югалган эзләрең. Киек каз юлында кайтаваз - Әрәмгә түгелгән хисләрем. Мин синең төшеңә керермен Бөреләр тулышкан таңнарда. Кан тамган ярамны әрнетеп Омтылма җанымны аңларга. Мин синең дөньяңа табынмам, Газизрәк,...
-
Әтнәдә Һава торышы бозыла...
Сак булыгыз! Һава торышы бозыла.. 10 апрель көнне Татарстанда һава торышы бозыла. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алар китергән мәгълүматларга караганда, 10 апрель көнне республикада иртәнге 5.00 дән алып кичке 18.00 гә кадәр көчле җил күзәтеләчәк. Урыны-урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә...
-
Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз!
Чисталык Әтнәләр капка төбегез чистамы? Җыештырыгыз! Чистару буенча икеайлык игълан ителгәнгә ун көннән артык вакыт үтте. Башта кар бар әле, дидек. Көннәр җылытып җибәрде, чүп-чарлар, тегендә-монда ыргытылган шешәләр калкып чыкты. Сүрия МИНГАТИНА Һәм "Безне кем алып чүплеккә ташлар икән", дип торып торалар. Шул йортта, шул урамда яшәүчеләр дә сабыр гына...
-
Әтнәләр дә катнаша
"Созвездие-Йолдызлык" суперфиналында 4500 яшь талант катнашачак 11 апрельдә Казанда уналтынчы тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы башланачак. Ел саен 5 яшьтән 21 яшькәчә талантлар арасында вокал (соло һәм ансамбль), хореография һәм нәфис сүз номинацияләрендә үткәрелүче «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә быел февраль-март айларында Татарстанның ун районында оештырылган сайлап алу турларында катнашучылар...
-
II зона туры Әтнәдә дә уза
Театраль коллективларның «Идел йорт» XVI регион фестиваль-конкурсының II зона туры Әтнәдә дә уза. 9-11 апрель көннәрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында түбәндәге театрларның спектакльләрен карау мөмкинлеге бар. Керү бушлай. 09.04. 2016 10.00 Саба районы "Балкыш" Саба халык театры Туфан Миннуллин "Ак тәүбә, кара тәүбә" 09.04.2016. 14.00 Теләче районы...