24 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ишеттегезме тереләй янган
Татарстанның Азнакай районында чыккан янгын кеше үлеме белән тәмамлана. Ут районның Мәнәвез авылында бер шәхси йортны камап ала. Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләр "кызыл әтәч"не авызлыклаганда 1991 елгы егетнең үле гәүдәсенә юлыга. Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. Сак булыйк!.Электр...
-
“Әтнә таңы” – маяк ул!
Моннан нәкъ 60 ел элек, 9 сыйныфта укынганда ,район газетасындагы бер башваткычны чишеп, җавабын редакциягә юллаганым өчен миңа редакциядән бик матур яңа ел открыткасы һәм берничэ сум акча җибәргәннәр иде.Бу минем күңелемдә бер матур мизгел булып эле дэ саклана. Мин гомерем буе район газетасыннан аерылмадым."Әтнә таңы" на язылмаган район кешеләрен...
-
Әтнә кызы кечкенәдән бәйләргә яраткан
Бәйләү әйберләре, җеп - энәләр сатыла торган кибетләр яныннан тыныч кына уза алмыйм. Соңгы тиеннәремне җыеп бер- ике мәтүк җеп алмасам, әбиләр әйтмешли, йокым йокы түгел . Бәйләү , тегү, чигү кебек кул эшләре белән безнең заманда бик аз кызлар гына шөгыльләнмәгәндер. Мәктәптә укыган чакта үзем дә тегү белән чирләдем....
-
Әтнәләр, "Йолдызлык-2016"ның соңгы гала-концерты булды
Татарстан республикасы - талантларга бай төбәк. Бу - табигый күренеш, чөнки бездә төрледән-төрле балалар конкурслары оештырылып килә. Сәләтлеләрне кечкенәдән барлап, аларга ярдәм итү, олы сәнгать төшенчәсен аңлату дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас. «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале моңа ачык мисал булып тора....