25 апрель 2016 яңалыклары
-
Юбилеең белән, “Әтнә таңы”!
Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, газетабыз хәбәрчеләре һәм аны яратып укучылар! Моннан 25ел элек ничек итеп районыбыз газетасын чыгарырга дип баш ваттык. Чынга ашмас хыял кебек күренгән вакытлары да булмады түгел, чөнки типография юк, җиһазлары юк, аннан да бигрәк журналистлар юк...- менә шул көннән соң 25 ел вакыт узды. Авырлыкларны бергәләп...
-
Әтнәдә яшәүче ханым уеннан - уймак чыгарган
Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләрен ялган чакыру очраклары теркәлде. Моны истә тотып, Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.13 маддәсен искә төшерү урынлы булыр. Әлеге маддәдә: "Махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырган очракта 1000-1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк". Бу очракта махсус хезмәтләр дип...
-
Әтнә егетен аңларга тырышмагыз
***** Бу минем язмышым...***** Мин көтәм...Әйтсәләр,әйтсеннәр, Син ялгыш юлны,дип,сайладың...!!! Бу минем язмышым... Ә сезнең фикерләр салынган казанда, Мин инде бик озак кайнадым... Мин калам...Кырык эш кырыкка, Ярылып ятса да юлымда... Бу минем язмышым... Тик сезнең ышаныч юк икән,булмасын... Ә минем ышаныч янымда... Мин сөям...Күбегез әйтерсез, Акылдан язган дип...Ышанам... Бу минем...
-
Әтнәләрнең, шулай ук меңнәрчә Россияленең Грециядә ял итү планнары куркыныч астында
Сәбәбе - визалар белән бәйле, ул шактый тоткарлана икән. Бу хакта Туриндустрия буенча Россия союзы пресс-секретаре Ирина Тюрина хәбәр итә. Эш шунда консуллык хезмәткәрләре кергән гаризаларны эшкәртеп өлгермиләр. Гадәттә көненә 400 кешене кабул итәләр. 22 апрель көнне ике виза үзәге 2,6 мең кешене кабул иткән, тагын 900 кеше алдан язылмыйча...
-
Әтнәләр май башында 7 көн ял итә
ТР хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының пресс-хезмәте якындагы май бәйрәмнәрендә 7 көн ял итәбез, дип белдерде. Бу Яз һәм Хезмәт, шулай ук Җиңү Көне белән бәйле. 30 апрель, 1, 2, 3 һәм 7, 8, 9 май көннәрне ял итәбез.
-
Әтнәләр, янгыннан сакланыйк
Яз белән бергә торак яки каралты-курада янгын чыгу куркынычы арта. Янгынның төп сәбәбе, элеккечә үк, ут белән саксыз эш итү. Язгы-җәйге чорда чыккан янгыннарның шактые узган елгы коры үлән һәм саламны яндырганнан соң килеп чыга. Ни кызганыч, еш кына, бакча участоклары җыештырганда һәм табигатькә ял итәргә чыкканда учак ягалар. Нәтиҗәдә,...
-
Әтнә Бәрәскәләре ут уйнатты
Туфан Миңуллинның "Без бит авыл малае"н укыганыгыз бармы? Яисә, спектаклен караганыгыз бардыр? Шушы көннәрдә Күәм һәм якын-тирә авылда яшәүчеләр бу спектакльнең Бәрәскә үзешчәннәре тәкъдим иткән вариантын күреп сокланды. Дөрестән дә шулай, тамашачының соңыннан басып, бик озак алкышлавына караганда, бик нык ошаттылар бу спектакльне.
-
Әтнәләр кабат уңышлы чыгыш ясады
Арчада шахмат һәм шашка уеннарын үз эченә алган "Төньяк балкышы" исеме астында "двоеборье"-бәйге узды. Дөреслектә, Арча районының мәгариф учреждениеләре арасындагы ачык беренчелек иде ул. Биредә Арчаның күп санлы шахмат-шашка уйнау осталарыннан тыш, Балтач һәм Әтнә командалары да катнашты. Хәтерлисездер, күптән түгел нәкъ шул исемдә шахмат беренчелеге үткәрделәр, безнекеләр кубок белән,...
-
Әтнәгә җылы көннәр кире кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 13-18. 26 апрельгә каршы...