28 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстанда шәһәр яны поездлары җәйге расписаниегә күчә - “Әтнә таңы”
Татарстанда шәһәр яны поездлары җәйге расписаниегә күчә. Моннан тыш 1 майдан 2 октябрьгә кадәр Казан-Свияжск маршруты буенча да шәһәр яны поезды йөри башлый. Бу хакта Минтранс пресс-хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда Беренче май бәйрәменә багышлап 25 концерт, флешмоб һәм фонтаннар ачарга ниятлиләр - “Әтнә таңы”
Елдагыча Беренче май бәйрәме уңаеннан шәһәр һәм районнарда митинг, пикет, демонстрацияләр уздыру каралган. Татарстанда 25 концерт һәм 13 ярминкә, флешмоб, фонтаннар ачу узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бүгенге көнгә төрле митинг, пикет, демонстрацияләр уздырырга теләп 13 хәбәр биргәннәр.
-
Әтнәдә асфальт юдылар
Апрель ахырында автоюлларда ел буе тупланган шакшыдан арына башладык. Бу очракта күз алдында чүп-чарны гына тотмыйм, тузан катып пычракка әйләнгән шакшыны да грейдер белән кырдырып алдылар. Инде алай да алып бетерә алмаганын юл оешмасы машиналары су сиптереп җебетте, артыннан трактор себереп барды. Моны күрүчеләр арасыннан: "Ниһаять бездә дә шәһәр урамнары...
-
"Әтнә таңы"на языл
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Апрель аеның да соңгы көннәрен саныйбыз. Икенче яртыелыкка газетага язылу бүгенге көндә дә дәвам итә. Яңалык җиткерәбез: 12 майдан 22 майга кадәр газетага язылу ункөнлеге уза. Әлеге ункөнлектә "Әтнә таңы"на 550 сум 92 тиенгә языла аласыз. Хәбәр иткәнебезчә, газетабызның бәясе бу яртыеллыкта 597 сум булды. Артык күп...
-
Әтнәдә уеннан - уймак
Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләрен ялган чакыру очраклары теркәлде.
-
Әтнә игенчесе, хәерле сәгатьтә
Быел күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны ашлама белән тукландыру артык проблемалы булырга охшамаган. Монда язның кинәт һәм иртә килүе дә, басуның кипкәнен көтеп тормыйча, бик тиз йөрүче "Томан" техникасының да йогынтысы зур булды. 28 апрель көнне "Күшәр" хуҗалыгында өстәмә мәгълүматлар да алырга насыйп булды. Әлегә җир әзерлиләр, хәзер сирәк күренеш - аммиак...
-
Әтнәдә көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 апрельдә, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Синоптиклар фаразлавынча, көндезге һава температурасы Татарстанда - 16. http://intertat.ru/
-
Әтнәләрнең дә хезмәт хакы күтәрелерме
Хәтерләсәгез, 2015 елда россиялеләрнең еллык керемнәре күләме шактый кимегән иде. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында исә "Агымдагы елда бу хәл кабатланмаячак", - дип ышандыралар. Бу турыда Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән. - Узган ел, чыннан да, халыкның хезмәт хаклары кискен генә түбән тәгәрәде. Тик 2016...
-
Әтнәдә нәниләр бәйрәмдә катнашты
"Олы Мәңгәр балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бакчасына йөрүче нәниләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормышы белән дә таныштылар," - дип хәбәр итә бакча мөдире Миләүшә Сафина.