12 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәгә давыл кагылмады
Яңгыр, давыл булачагы, боз явуы турында хәбәрләр чыннан дөрескә туры килде. Кайбыч районында боз явуы күзәтелсә, Казанда көчәнеш сикерешләре нәтиҗәсендә Декабристлар, 2я Юго Западная урамнарында ут беткән. Көчле җил, яңгыр булуга карамастан, зыян күрүчеләр юк, Аллага шөкер.Синоптиклар хәбәр итүенчә, мондый һава торышы бүген кичкә кадәр сакланачак.
-
Телефоннан сөйләшүне тыңлап торачаклар - " Әтнә таңы"
Кәрәзле телефоннар аша әңгәмәне контрольләү механизмын Наталья Касперскаяның InfoWatch компаниясе эшләде. Яшерен тыңлау корпоратив сим-карталы аппаратларга гына кагыла. Ягъни шәхси түгел, ә эшлекле әңгәмәләр генә тикшерелә. Сөйләшүләрне машина кире шифрлый. Касперская фикеренчә, бу очракта гражданнарның элемтә серен саклау буенча конституцион хокуклары бозылмый. Бу хакта "Русская служба новостей" хәбәр итә. Әлеге...
-
Әтнәдә 19 кешегә протокол төзелгән
Миграция хезмәте бүлеге башлыгы Лира Фәгъмеева хәбәр итүенчә, агымдагы елның дүрт аенда районыбызда 179 кеше паспортлы булган, шуларның 44е - 14 яшьлекләр. Район буенча 144 кеше "пропискага" кергән, шуларның 47 се - яңа туган бала. Барысы 158 кеше "прописка"дан төшкән, шуларның 40 ы - вафат булу сәбапле. Шул ук чорда...
-
Әтнәләрнең күңеле булды
« Җиңү бәйрәме уңаеннан безнең Югары Сәрдә авылында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен бик матур бәйрәм оештырдылар. Авыл советы рәисе Рәшит, колхоз рәисе Әнәс бәйрәм белән котлаганнан соң, укучылар бик матур концерт күрсәттеләр, һәйкәлгә веноклар куелды. Соңыннан өстәл әзерләп, һәркайсыбызны кунак иттеләр, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бәйрәмне оештырган һәркемгә -...
-
Коткарылган гомерләр –“Әтнә таңы”
Сәламәтлек Коткарылган гомерләр -"Әтнә таңы" Инфакттан башка яшәүне бүген күз алдына да китереп булмый. Йөрәк-кан системасы авырулары, шул исәптән йөрәк ишемиясе авыруы алга киткән илләрдә, шул исәптән Россия халкында да үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Зәлия СӘЛӘХЕТДИНОВА, КФУ студенты Йөрәк өянәгенең иң куркыныч нәтиҗәсе - йөрәк инфаркты, йөрәк...
-
Хатынын коедан тапкан - "Әтнә таңы"
Чаллыда яшәүче ир-ат 59 яшьлек хатынының гәүдәсен "Восход-1" бакчасындагы су коесыннан тапкан. Хатын бакчага 3 майда ук киткән була. 9 май көнне ире дә бакчага килә. Хатынын өйдән тапмаган ир соңрак аны бакчадагы су коесына башы белән аска кадалган хәлдә таба. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. http://matbugat.ru
-
Әтнә шәфкать туташларын бәйрәм белән котлыйбыз
Бүген, 12 май көнне шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Нигә 12 майда дисезме?Чөнки бу көнне 1820 елда Англиядә халыкара шәфкать туташлары эшенә нигез салган Флоренс Найтингейл туган. Аның эшен үз илендә бик югары бәяләгәннәр, ул илнең милли герое гына түгел, аның рәсемен әле дә акча купюраларында сүрәтлиләр. Флоренс...
-
70 яшьтә бәби тапкан - " Әтнә таңы"
Бала сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Аның авырлыгы 2 кг. 70 яшьлек Далжиндер Каур ире белән 46 ел бергә яши. Шуңа да карамастан, моңарчы балалары булмый. 70 яшькә җиткән хатынның да ана булып карыйсы килә һәм махсус орлыкландыру ясата. Әлеге гаилә Индиядә яши. Ана кеше үзен яхшы хис итә, баласын да...
-
«Әтнә таңы” югары тизлекле магистральгә беренче поезд кайчан киләчәген белә
Хәтерлисездер, "Мәскәү-Казан" маршруты буенча югары тизлекле магистраль поезд йөриячәк, дип язган идек. Исегезгә төшерәбез, ул чакта Мәскәүгә 3 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Инде моның беренче поезды кайчан киләчәклеге дә билгеле. Кытай компаниясе аны 2018 елның урталарына вәгъдә итә. Локомотив һәм вагоннар 50 градустан да суыгракка чыдам. Проекты Кытайныкы булса...