23 май 2016 яңалыклары
-
Әтнә районы балалар бакчаларында чыгарылышка әзерлек бара
Әтнә районында балалар бакчаларына йөрүче 90 бала чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Быел Олы Әтнә балалар бакчасының "Бәләкәч"ендә 41 бала сабый чагы белән саубуллашачак. Олы Әтнә балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе 26 май көнне үтә.
-
Әтнә театрының “Ике килен-килендәш”е – шәәп булачак!
Премьера "Ике килен-килендәш"- шәәп булачак! Спектакльнеҗ бер өлешен карап, сезнең өчен фотоларга төшердем (Сайттан карый аласыз). Көч-хәл аерылып киттем. Спектакль бик шәәп булачак. Сүрия МИНГАТИНА Бу минем фикер генә түгел. Спектакльне халык алдына чыгарыр алдыннан матур гадәтне дәвам итеп, үзара җыелышып фикер алышу бар. Хәй Вахитнең "Ике килен-килендәш" спектаклен карарга...
-
"Әтнә таңы" - Яңа мәҗбүри фән өстәргә уйлыйлар
Бу тәкъдимне "Гильдия автошкол" ясаган. РФ мәгариф һәм фән министрлыгына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне мәҗбүри итеп куярга кушалар. Соңыннан имтихан бирергә туры киләчәк, шул нигездә сертификат тапшырылачак. Дөрес, бу әле кабул ителә дигән сүз түгел. Шулай да куркынычсызлык өчен бу бик кирәк дип саныйлар.
-
“Әтнә таңы”на сюрприз ясадылар
-
Әтнә районы укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак
Әле кайчан гына беренче сентябрь зур дулкынлану белән каршы алган идек. Соңгы кыңгау чыңлар көн дә килеп җиткән. Әтнә районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерлек гөрләп бара. Укытучылар бәйрәм көнен истәлекле үткәрү өчен тырышсалар, укучылар әлеге бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алалар. Быел Әтнә районының 54 унберенче сыйныф укучысына, дәресләргә...
-
Әтнәдә Сабантуйга әзерлек эшләре бара
Әтнә районыенда татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйга әзерлекк эшләре башланды. Башланды гына дию дә дөрес булмас, чөнки бәйрәмнең ачылышының бер күркәм мизгеле булган биюгә репетицияләр күптән бара. Инде киемнәрне дә алып кайтканнар. Быел Әтнә район үзәгендә Сабантуй - 4 июнь, авылларда 5 июнь көнне уза. Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә...
-
Әтнәнең яшь шахматчылары уңышы
Яшел Үзәндә Бөек Җиңүгә багышланган, балалар арасында XXII язгы төбәкара шахмат турниры узды. Бәйгенең ни дәрәҗәдә зур булуын Татарстанның оста шахматчыларыннан тыш, Мари Эль, Чуваш Республикасы вәкилләре дә катнашу күрсәтә. Өч яшь төркемендә - 2006-2007, 2008 һәм 2009 елгы балалар бәйгесендә безнең районның да 8 яшь шахматчысы көч сынашты. Тренерлары...
-
“Әтнә таңы” - Ислам академиясенә нигез салынды
Болгар җирендә икеләтә изге бәйрәм узды. Бу көннәрдә Идел буе Болгар халкы Ислам динен кабул итү, шул ук вакытта Ислам академиясенә нигез салу узды. Нигезгә киләчәккә юллама белән капсула салдылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дин белгечләре катнашты.
-
“Әтнә таңы” - Татарстанда праймеризда катнашу 15 процент булды ди Фәрит Мөхәммәтшин
Праймериз нәтиҗәләре буенча бер генә шикаять тә булмады дип билгеләде парламент спикеры һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлегендәге сайлау штабы рәисе. Шунысы кызык, 560 участокның кайберсендә халыкның активлыгы нәтиҗәсендә төш вакытына ук бюллетеньнәр тәмамланган. Андыйларга анкеталар биргәннәр. Спикер сүзләренә караганда, партия эшчәнлегендә аларның да фикере игътибарга алыначак.