1 июнь 2016 яңалыклары
-
Җәйнең беренче көнендә Россиянең кайбер төбәкләрендә кар яуды - “Әтнә таңы”
1 июньдә кайбер төбәкләрдә кар явып узды. Социаль челтәрдә һәм җирле матбугат чаралары шул хакта хәбәр итәләр. Әйтик, кар Сургут, Яңа Уренгой һәм Ноябрскида күренгән. Фаразларга караганда, Ханты-Мансийск шәһәрләрендә 2 июнь көнне дә шундый ук һава торышы саклана. Ә 3 июнь көнне сизелерлек дәрәҗәдә җылыта.
-
Россиядә ОСАГО буенча ремонт кыйммәтләнде - “Әтнә таңы”
Агымдагы елның 1 июненнән ремонтның нормосәгате, запчасть һәм материал бәяләре буенча яңартылган белешмәләр гамәлгә керә. Россиянең автоиминиятләүчеләр союзы хәбәр иткәнчә, бәяләр 2015 ел декабре белән чагыштырганда 4-5 процентка үскән. Шунысы сәер, доллар һәм евро курслары төшүгә карамастан, иминиятләүчеләр запчастьләр кыйммәтләнү турында әйтәләр.
-
Әтнә имам-мөхтәсибе белән әңгәмә
Быел рамазан ае, ягъни, ураза тоту 6 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Әтнә ветераннары спартакиадада сынатмадылар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап Республиканың пенсионерлар берлеге оештырган Спартакиадада районыбыздан 10 ветеран үзләренең сәләтен күрсәтеп кайттылар. Җиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, электронная винтовкадан ату, дартс кебек спорт төрләренең һәрберсендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша. 31 авыл районнарыннан гына да 300 дән артык спортсмен килгән иде....
-
Алтынчы июньнән Рамазан ае башлана - "Әтнә таңы"
Тагын 1 атнадан Рамазан ае башлана. Бу айда мөселманнар ураза тота. 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы...
-
13 яшьлек кызны көчләгән адәмне тотканнар
Полицейскийлар 25 майда Казан янында 13 яшьлек кызны көчләгән адәмне тоткарлады. Юлдагы видеокамералар ярдәмендә 37 яшьлек йөк машинасы шоферының эзенә тиз төштеләр. Кыз ул көнне автобуска утырып Юдинодан Казан үзәгенә бара торган була. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый һәм Лебяжье күле янында төшеп кала. Соңрак аның янында йөк...
-
Әтнә табибы: авыз куышлыгындагы яман шеш авырулары да игътибарга лаек
Бу төр авырулар авыз куышлыгын, ирен, тел, тамакның лайлалы тышчасын зарарлый.
-
Әтнәдә сенаж сала башладылар
Район күмәк хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрдән печән әзерләү белән бергә сенаж салу да бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә район буенча 80 тонна печән хәзерләнгән. Сенаж 5 мең тонна салынган.
-
Әтнәдә балалар күңелен күрәләр
Сабыйлар күңелен күреп 1июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Әлеге көн рәсми рәвештә хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе Конгрессы тарафыннан 1949 елда кабул ителә. Сугыштан соңгы авыр елларда ятимлек ачысын татыган балаларны саклау һәм яклау максатыннан кабул ителгән бу бәйрәм бүгенге көндә дә үз әһәмиятен югалтмый. 21 гасыр балалары ул чордагы...