3 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнә укучыларының имтихан бирү кыйссасы
Каушата да, куркыта да - өнне ала имтихан Бу сүзне ишетүгә, күз алдыма бик еракта калган чыгарылыш имтиханнары биргән вакытларым килеп баса. Фәридә ФИЛАТОВА Калын дәфтәр битләрен вак хәрефләр белән тутырып язган билет сорауларына җаваплар, кабинет ишеге төбендә дер калтырап алдан кереп киткәннәрнең чыкканын көтеп тору. Каушап - дулкынланып билет...
-
Әтнәләр динозаврлар паркына бара ала
5 июнь көнне Татарстан салаларында Сабантуй бәйрәме үткәреп яткан бер мизгелдә, башкалабыз Казанда зур чара уза - Динозаврлар паркы ачыла. Ул «Казан-Арена» янәшәсендә булачак. Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр була, биредә 100дән артык динозавр урнаша. Паркта бассейн да булачак. Анда көймәдә йөзеп булачак. Паркка керү билеты артык тешләми - 500...
-
Әтнәдә куркыныч саклана
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 2- 6 июнь көннәрендә урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) сакланачак. Гидрометцентр мәгълүматлары буенча, 3 июнь көнне алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә явым - төшемсез, көндез урыны белән яңгыр көтелә. Җил тотрыксыз, талгын. Температура төнлә +3 +8, көнбатыш районнарда + 10, көндез 18 - 23 градус...
-
Әтнәнең "Ал чәчәге" уңышлары сокландыра
Яшьләр - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, чөнки нәкъ менә алар гражданнар җәмгыяте төзеп безнең илдә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр. Шуңа да, бүген үк төрле иҗат проектларында катнашырга, җәмәгать эшчәнлеге алып барырга әзер талантлы, актив балалар, яшьләр тәрбияләү мөһим. Талантлы кешеләрнең казанышлары, зур уңышларга ирешүләре һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисе уята. Якты...
-
«Ока» да җиде яшүсмер авариягә очраган - «Әтнә таңы»
Красный Ключ бистәсе янында 7 яшүсмер, шул исәптән 15 яшьлек кыз утырган «Ока» машинасы каршы як полосага чыгып, » Chevrolet» машинасы белән бәрелешкән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатканнар. «Эфир24» хәбәр итүенчә, яшьләр дачада туган көн үткәреп, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Бәйрәм өстәле артыннан компания бергәләшеп өйгә кайтырга кузгалган. Машина эчендә булган һәркем...
-
Әтнә автомобиль йөртүчеләре өчен яңа тыю
Ул Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә барлыкка килде. Хәзер юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты түбәндәге абзац белән тулыланды. Йөртүчегә бер яки берничә төрле гамәлләрне башкарып, куркыныч хәрәкәт итү тыела. Бу исә түбәндәге хәрәкәтләрдә чагылыш таба: - перестроение вакытында тиеш була торып, транспорт чарасына юл бирмәү;
-
Әтнәдә минималь хезмәт хакы арта
Биредә 20,9 процентка арттыру турында сүз РФ Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 2016 елның 1 июленнән 7500 сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урын алган. Закон исә Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда кабул ителеп, Федерация Советы аны 25 майда хуплады. Шушы закон...
-
Әтнә районы авылларында Сабантуйлар узу графигы
Сабантуе - хезмәт туе, бәйрәм итик көн буе Район сабантуе елдагыча Каенсар урманында 4 июнь көнне уза. Башлана 10.00 Сәгатьтә. Авыл сабантуйлары 5 июньгә билгеләнде. Урыннары башка еллардагы кебек кала. Кече Әтнәдә сабантуй сәгать 10.00 дә башлана. Үзенең иҗат төркеме белән Фәйрүзә Каюмова кайтачак. Олы Мәңгәрдә 10.00 дә башлана. Гүзәл...
-
Әтнәдә яңгыр вәгъдә итәләр
Татарстан Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, бүген республикада яңгыр явар диләр. 3 июнь көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшем булмый. Аның каравы көндез аз гына яңгыр яварга мөмкин. Талгын җил исәчәк. Төнлә 3-8, көндез 23 градуска кадәр җылылык булыр диләр.