21 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнә халкы, ашыгыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Әтнә таңы" газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу 25 июнь көнне тәмамлана.
-
Әтнә халкы игътибарына
Әтнәлеләр! 27 миллионлаган кеше гомерен өзгән канлы сугыш башланган коннэн 75 ел вакыт үтте....Батырларча һәлак булган туганнарыбызның, якыннарыбызның, бабаларыбызның, әбиләребезнең истәлегенә бу кичне шәм кабызып бер минутлык тынлык сакларга чакырабыз. Кем битараф түгел- катнашыгыз хәтер кичендә . ВАКЫТЫ: 21 ИЮНЬ 21 сәгатьтә. Бергә булыйк. Безгә тыныч тормыш насыйп булганга дога...
-
Әтнәле, коралың булса – тапшыр
Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы маддәләрендә күрсәтелгәнчә, кораллану предметларын үз ирке белән тапшыручы, гамәлләрендә башка җинаятьләр составы булмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шул нигездә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге законсыз корал сакланучы район гражданнарына - кирәкмәгән нәтиҗәләр булмасын өчен аларны акчалата бүләкләнү юлы белән полициягә тапшыруыгызны сорый. Кораллану...
-
Хатынны ерактан ал - "Әтнә таңы"
Беренче хатыным Тәнзилә белән мин армиядән кайту белән өйләнештек. Киткәнче үк күзләп куйган идем үзен. Әмма дуслар булсак та, артыгына батырчылыгым җитмәгән иде ул вакытта. "Әллә көтәр, әллә юк. Алдагысын күз күрер", - дип уйладым. Хезмәт итеп кайткач та, беренче эш итеп аны белештем. Йөрешкән кешесе юкмы, янәсе. Тәнзиләне бик...
-
Өч бала суга баткан - "Әтнә таңы"
Бу юлы җиде бала өлкәннәрдән тыш кына җиһазланмаган пляжга су коенырга китә. Алтай краендагы Ануй елгасы пляжына чыгар өчен алар кулга-кул тотынып сай урыннан гына барырга уйлыйлар. Алдан баручы бер мәлгә елганың тирән өлешенә аяк баса һәм егыла. Җитәкләшкән калган балалар да егылып бата башлыйлар. Ял итүчеләр моны күреп ярдәмгә...
-
Игътибарсызлык фаҗигага китерә - " Әтнә таңы"
Эссе көннәр башланып китте. Күпләр су коенырга дип елга буйларына юнәлә. Еш кына балалар да аларга иярә. Шул ук вакытта өлкәннәрдән башка гына су керергә дип баручылары да юк түгел. " Кызганыч, балаларның мондый адымы еш кына фаҗига белән тәмамлана. Республикада җәй башыннан суга батып үлүче балалар саны көннән -...
-
Әтнәдә кагыйдәләр үтәлеше тикшерелә
Районда "Легаль булмаган мигрант" операциясе башланып китте. Ул 20 сеннән 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Операция барышында читтән кайткан гражданнарның биредә яшәү һәм эшләү кагыйдәләрен үтәве, шулай ук чит гражданнарны яшәткән йорт хуҗалары һәм аларны эш белән тәэмин иткән оешма җитәкчеләре тарафыннан чит ил гражданнарын кабул итү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә",...
-
Әтнәләр, "Халык контроленә" хәбәр итә аласыз
Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак... Законсыз сатучыларны әйтсәң - акча Әйтергә кирәк, бу эшкә июнь аеннан Татарстанның «Халык...
-
Әтнәгә яңгыр һәм көчле җил вәгъдә итәләр
Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге әнә шундый мәгълүматлар бирә. Бүген көндез 31 градус җылылык булыр диләр. Урыны белән күк күкрәп яңгыр явачак. Иртәгә төнлә термометр +18 градуска җитәчәк, көндез кабат 31 градус эсселек көтелә. Урыны белән яңгыр явар, күк күкрәр диләр. Бу вакытта кцчле җил исәчәк.
-
Әтнәнең Күәм балалары шагыйрә белән очраштылар
Күәм урта мәктәбе каршында оештырылган "Бәхетле балачак" мәктәп яны лагерена йөрүче балаларның һәр минуты кызыклы һәм файдалы үтә. Күңелле экскурсияләр, мавыктыргыч уеннар, дару үләннәре җыю, инглиз телен чарлау, төрледән-төрле бәйгеләр - Күәм балаларының җәйге ялыннан бу бер мизгел генә. Күптән түгел авылдашлары, яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова белән дә иҗади очрашу...