24 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дә транспортны экологик чиста газ ягулыгына күчерәләр
Татарстанның бу юнөлештөге эшчөнлеге көннән-көн арта. Бу яктан КамАЗны телгә алырга була. Республикада барлык теранспортны да газга күчерү эшчәнлеге дәвам итә. Әтнәдә дә газ ягулыгына күчүчеләр шактый.
-
“Сафлык” салаты Әтнәдә
200-300 грамм кәбестә, 2 свежий кыяр, 1 болгар борычы, әфлисун, майонез кирәк. Кәбестәне вак итеп, кыяр һәм борычны саламлап турарга. Әфлисун йомшагы өстәп, майонез белән болгатырга.
-
"Әтнә таңы" хәбәрчесенең иҗат җимешләре
Ары авылыннан хәбәрчебез Фидаил Кадимовның оныгы Эмильгә ясаган янәдән бер бүләге... "Бу бүләк сатылмый...Бары улыма гына", - ди ул үзе. Ә без әлеге матурлыкка карап, сокланыйк әле. Күзләребезне ял иттерик.
-
Әтнә Каенсарында – ифтар мәҗлесе
Каенсарда да ифтар мәҗлесе узды. Авыл халкының олысы-кечесе - һәр хуҗалыктан берәр кеше кояш баер алдыннан китапханәгә җыелды. Биредә һәр елдагыча "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов исеменнән ифтар - авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Өстәлләр мул, сый-хөрмәттән табыннар сыгылып тора иде. Әле өйдәгеләргә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр. Өстәл әзерләү хәстәрен күргән...
-
Әтнә балаларына янгынга каршы аңлатулар үткәрелде
Янгыннан сак булыйк "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен янгынга каршы чара уздырдык. Аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында сөйләдек, янгын машинасының ничек эшләве белән таныштырдык. Шулай ук балалар арасында төрле бәйгеләр уздырдык. Әлим Насыйров ярдәме белән истәлек бүләкләре тапшырдык.", - дип хәбәр итә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын...
-
Әтнәләргә 52 протокол төзелгән
52 протокол төзелгән ЮХИДИ җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган бер атна эчендә юл кагыйдәләре белән бәйле рәвештә 52 административ протокол төзелгән. Аларның 26сы - тизлекне тиешледән арттыру. Аварияләрнең күбесе шул сәбәпле килеп чыга югыйсә. Юл йөрә кагыйдәләрен бозуның берәр очракгы тиеш булып та юл бирмәү, дәүләт номерсыз йөрү, шулай...
-
Әтнәләр белеп торыгыз бәйрәм 9 июльгә күчте
27 июнь - Россиядә яшьләр көне. Быел ураза ае булу сәбәпле, районда яшьлек бәйрәме 9 июльгә күчерелде. Бәйрәм иртәдән веломарафон белән башланып китәчәк. Волейбол, минифутбол уеннары узачак, кичке якта бәйрәм концерты көтелә. Бу хакта тулырак итеп, соңрак хәбәр итәрбез.
-
«Ераплан белән тырмала!» "Әтнә таңы"
Бөек Ватан сугышы еллары. Минһаҗ абый сугышта. Аның әтисе күптән вафат. Әнисе Фаһирә берүзе яши. Язгы чәчү вакытында, колхозда атлар җитешмәгәнлектән, Фаһирәне үз сыеры белән колхоз басуына тырмага чыгаралар. Сыер мондый эшкә күнекмәгән, боргалана, ычкынырга талпына, теләсә-кая ыргыла, җир таптап йөри. Шул вакыт район вәкиле килеп чыга. Аның ачуланып: "Апа,...
-
Эссе һавадан сакланыйк "Әтнә таңы"
Соңгы вакытларда һава торышы кызу тора. Эссе һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. Мондый очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сәламәтлекне профилактикалау буенче җаваплы табиб Лилия Хәйруллина аңлатып үтте. - Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш юллары авыруыннан интегүчеләргә кызу сугудан...