26 июнь 2016 яңалыклары
-
Олы Мәңгәр авылы сәүдәгәрләре - Бакировлар Ташкент һәм Троицк ш шәһәрләрендә
Олы Мәңгәр авылында сакланып калган ярымҗимерек хәлдәге элек шул авылның сәүдәгәре Вәли Бакиров төзетеп яшәгән дип саналган йорт турында шул ук авылның тыңгысыз укытучы - пенсионеры Илсур абый Шакировның берничә мәкаләсе район һәм республика газеталарында басылып чыккан иде. Соңгы мәкаләләрендә Илсур абый Вәли Бакировның йортының астарак салынган булганлыгы турында да...
-
Әтнәләр, коточкыч авария
Юл һәлакәтендә 7 кеше гомере өзелгән Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 7 кеше һәлак була, шуларның 2 се ашыгыч ярдәм машинасында, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында....
-
Әтнәләр, наркоманиягә каршы бергәләп көрәшик!
Ел саен 26 июнь Наркотик матдәләрне куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә бүген 8 миллионнан артык наркоман исәптә тора. Чынлыкта исә, аларның саны күбрәк һәм күпчелеген яшьләр, яшүсмерләр, хәтта балалар тәшкил итә. Бүген республикадагы кебек, район мәдәният учакларында, лагерьларда наркоманиягә...
-
Әтнәләр, һава торышы бозыла
Игътибар, һава торышы бозыла! Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Республикада һава торышының бозылуы көтелә. Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында яшен, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яшен вакытында көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метр) кадәр җитү ихтималы бар. Интертат.ру
-
ЯН ЙӨРӘК!!!
ЯН ЙӨРӘК!!! Бу дөньяда мин ялгызым түгел, Мине уйлап типкән йөрәк бар. Димәк: яшәргә дә, яшәргә әле, Җир йөзендә минем кирәк бар. Мин ялгызым түгел бу җиһанда, Кемдер, диеп тибә бу йөрәк. Яшәү көче биреп якыныңа, Җан дәвасы булу бик кирәк. Ут үрләтми, үзе яналмыйча Пыскып яткан күмер ник кирәк?...
-
Башкортстанда әнисе күз алдында яшүсмерне машина бәрдергән
Башкортстанның Стәрлетамак районының Первомайский-Абдрахманово юлында җәяүлене машина бәрдереп үтергән. Башкортстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Chery Tiggo машинасы 11 сәгать 20 минутта яшүсмерне бәрдергән. Ул әнисе белән юл читендә барган. Алган тән җәрәхәтләреннән яшүсмер урында ук вафат булган. Бу эш буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә "UfacityNews.ru».
-
Әтнә механизаторы сукалау буенча Россия чемпионатында өченче урын алды
Сукалау буенча V Россия чемпионатының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 19-25 июньдә Төмән өлкәсендә үткәрелгән чемпионатта Россиянең 29 регионыннан килгән 33 механизатор көч сынашты. Әтнә районы механизаторы Ирек Галиев җир сөрү, трактор белән идарә итү кебек турнирларында катнашып, 10 кешелек финалга...
-
Татарстанда иген уңышы куркыныч астында
Татарстанда иген уңышыны корылык нәтиҗәсендә куркыныч яный. Июнь аенда яңгырлар 50 проценттан да аз яуган. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында корылык. Калган районнарда әлеге сызыкка якын. Июнҗ аенда яңгырлар тиешле айлык норманың яртысын гына яуды, дип хәбәр итте РТның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. - Яңгырлар яуган җирләрдә дә хәл капма-каршы. Гидрометцентер...
-
Виталий Мутко футбол җыелмасы тренеры итеп хатын-кызны куярга вәгъдә итә
Виталий Мутко бүгенге көндә Россия җыелмасы командасына тренер итеп куярлык кандидатура юк әлегә ди. Булган очракта да ул чит илнеке яки хатын-кыз булырга мөмкин, ди. Россиянең спорт министры Виталий Мутко журналистларга тренер итеп куярлык ачык кандидатура юк әле дип белдерде. Әйтүенчә, ул россияле, чит илнеке, ир кеше яки хатын-кыз да...