1 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнә техникумы укучыларын озатты
Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы да укучыларын олы тормыш юлына озатты. Уку йорты җитәкчесе Айрат Каюмовның, укытучыларның теләкләренә без дә кушылабыз. Сәламәт булыгыз!
-
Әтнәләр, белеп торыгыз, көчле яңгыр зыян да салырга мөмкин
Ростов-на-Дону шәһәрендә нәкъ шундый хәл булган. Көчле яңгырдан туган агым машиналарны әйләндереп каплаган. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак була. 14 яшьлек кыз баланы су ташкыны машина астына кертә. Тагын 5 кешегә җитди зыян килә. Моннан тыш 58 бина су басудан зыян күрә.
-
Әтнәләр ял көннәрен күңелле итеп Казанда уздыра алалар
2 июль көнне Казанның "Кырлай" паркында туңдырма бәйрәме уза, ул 8 сәгать дәвам итә. Моннан тыш "Казан" гаилә үзәге янында ачык һавада кино күрсәтәләр. Теләүчеләр "Казан-ринг"та супербайк - мотоциклларда узыш буенча Россия чемпионатын күзәтә ала. 3 июль көнне "Яшел Фитнес"та катнашу мөмкинлеге туа. М.Горький паркына яшел төстәге киемнәр киеп кенә...
-
Әтнәләр юкә чәчәге җыя
Юкә чәчәгенең төнәтмәсе агуланганда ашказаны өчен файдалы, хәлсезлекне җиңәргә булыша. Кан әйләнешен, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ул салкын тиеп авырганда да менә дигән дәва чарасы. Аеруча йөкле хатын-кызларга температура төшерү чарасы буларак киңәш ителә. Дару үләне булганлыктан, аны озак вакыт эчәргә ярамый. Хәл уңайлангач, туктатырга кирәк. Салкын тиеп...
-
Әтнәләрдән борай бәлеше
Бәлеш эчлеге өчен: 600 г борай; 900 г сөягеннән араланган ит (майлырак булса яхшырак); 300 г суган. Камыр өчен: 3 йомырка; 100 әр г сөт һәм су; 30 г чүпрә; кирәгенчә тоз. Борайны юабыз һәм дөге шикелле үк итеп бүрттереп, иләк аша суык су белән юып сөзәбез. Аннан соң шак...
-
Июль аена намаз вакытлары – Әтнә вакыты
-
Әтнәдә бүген ифтар ашы уза
Район үзәгендәге "Кала тау" ресторанында бүген авыз ачу мәҗлесе - ифтар ашы уза. Бирегә чакыру билетлары белән килүче 200 гә якын ир-ат мөселман башта "Ашыт" спорт комплексында Казаннан килгән Рөстәм хәзрәтнең вәгазен тыңлыячак, аннан соң авыз ачарга "Кала тау" ресторанына керәләр. Ашап-эчеп алгач, ястү намазын укырга район үзәк мәчетенә төшәчәкләр....
-
Әтнәдә үлгән бозау иясез... әлегә!
"Дусым" хуҗалыгының Яңа Бәрәскә авылы тирәсендә бозау үләксәсе ята, дип хәбәр иттеләр. Кемнең бозавы юкка чыкты икән, дип борчылучылар да булды. Иясе генә табылмады. "Хуҗалыкныкы түгелме икән,"- дидек. "Безнең "Дусым" хуҗалыгының бар бозаулары да исән, юкка чыкканы юк, шулай да барып карап кайттык. Безнеке түгел. Җәй көне үләксәне җир өстендә...
-
Әтнәле өч айга ирегеннән мәхрүм ителде
Эшләргә теләмәсәң, иректән мәхрүм буласың 2016 нчы елның 2нче кварталында җәза үтәү инспекциясендә Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче 2 кеше учетка куелды."Шуның берсе - балаларына алимент түләмәгәне өчен 10 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән Шакиров И.Э. эшкә урнаштырып та, эшләргә теләмәгәне аркасында 3 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Икенче әйбер урлап...
-
Әтнәләр сокланган бакча
Олы юл янәшәсендә булгач, узган-барган сокланмый калмыйдыр Олы Әтнә мәктәбенең яшелчә бакчасына, үзем дә туктап карап тордым. Сүрия МИНГАТИНА Яшелчә түтәлләре бер-бер артлы тезелеп киткән, ник бер чүп булсын. Бар да тәртип. Елның елында, җәй буе шулай күз явын алып торалар. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең, укучылар хезмәте инде бу, диярсез. Сүз дә...