3 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең “Әүлия”каберлеге
Иске Өҗемнең өстәрәк басуында "Әулия" каберлеге бар.Шунда ике кеше (әулияләр дип йөртәләр,ташлары куелган,чардуган белән әйләндереп алынган) күмелгәннән соң, тау астында чишмэ бәреп чыккан - тарихы шул. Быел яңа бура иңдереп, авыл җирлеге Азат Вәлиев эшләтте. Ташчишмә авылыннан Борһанов Надир,Сөнгатуллин Наил эшләделәр, - диләр Иске Өҗем мәдәният хезмәткәрләре.
-
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артты - “Әтнә таңы”
Бүгеннән минималь хезмәт хакы күләме 7500 сум тәшкил итә. Димәк ул узган ел белән чагыштырганда 21 процентка артты, 2015 елда 6204 сум иде.
-
Смартфон яшь кызның гомерен өзгән
Фаҗигагә юлыккан кыз уку йортына барып кайтыр алдыннан ванна кереп чыгарга уйлаган. Моңа кадәр дә ул смартфонын үзе белән ваннага кергәндә ала торган булган. Кыз озайткыч белән смартфонын зарядкага куйган һәм параллель рәвештә дуслары белән язышуын дәвам иткән. Фаразлар буенча, озайткыч суга төшкән, мәскәүле 200 вольтлы ток алып шунда ук...
-
Әтнәдә кабат “Сәләт” десанты
Әтнә районының Каенсар урманының матур бер аланында урнашкан "Чулпан" балалар лагерена кабат республика яшьләренә яхшы таныш "Сәләт" лагереның " Рухият" аланы балалары ял итәргә кайтты. Бирегә быел дүртенче ел кайталар алар. "Чулпан" ның һавасы саф булу, табигатьнең гүзәллегеме, әллә кунакчыл әтнәләрнең җылы мөгалләмәсе тартамы - әмма бирегә берничә ел рәттән...
-
Әтнәләр өчен Төркиягә юллама бәяләре билгеле булды
Быел Төркиягә юлламалар бәясе 30 мең сум тирәсе булыр диләр. Бу хакта РФ туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры хәбәр иткән.
-
Әтнәләр зират җыештыра
Әтнәләр зират җыештырды. Без дә чыктык. Зиратның буеннан-буена печәнен чабып, үсеп чыккан агачларны төпләп юк иттек... Ураза аенда саваплы эш эшләдек.