12 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнә кызы: "Ул миңа «Килен», димәде
"Әтнә таңы" газетасы кулыма керүгә котлаулар битенә күз салам. Араларында танышларны күрсәм сөенеп куям, бәйрәмнәре котлы булсын берүк. Якыннарының ихлас сүзләрен укучы күзлегеннән кабул итеп соклану хисләре кичерәсең. Үземнең дә кулыма каләм алып язарга утыруым, юбилейга теләк юллау булса да, уйга калдым. Әни турында, аның башка кайнаналарга өлге итәрлек сыйфатларын...
-
Әтнәләр, поликлиника күченә
Район үзәк больницасында төзекләндерү эшләрен барганын бар нечкәлекләре белән хәбәр иттек. Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткән иде. Төзекләндерү эшләре әле бара, беткәне бар, бетмәгәне. Больницаның кайсы ягына карасаң да эшлиләр: кайсы буйый, кайсы кирпеч ташый, кыскасы, килүчеләргә буталчык булса да, дәвалау йорты...
-
Әтнәләр, табиблар чаң суга: бездә ирләр консультацияләре булдырырга кирәк
Табиблар чаң суга: бездә ирләр консультацияләре булдырырга кирәк. Борыннан кан киткәнне күреп тә нык курыкса да, көчле затларыбыз вакытында тикшеренергә, табибларга мөрәҗәгать итәргә ашыкмый. Югыйсә авыруны дәвалаганчы, аны кисәтү яхшырак. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин: «Ир-атлар үзләренең сәламәтлекләрен машиналарын караган кебек кайгыртсыннар иде», - ди. Тик торганнан гына әйтелгән...
-
Әтнәдә зыян күрүчеләр бар
Зыян күрүчеләр бар Узган атна барышында барлыгы 6 вак юл һаләкәте теркәлгән.Тагын бер юл һаләкәтендә зыян күрүче бар. Комыргуҗага китә торган юл чатында КаМАЗ машинасы белән «Пеҗо» бәрелешүе нәтиҗәсендә чит ил машинасының шоферы тән җәрәхәтләре ала. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итүенчә, атна барышында 19 машина йөртүчегә тизлекне арттырган...
-
Әтнәләр, яшенле яңгыр һәм эссе һава торышы көтелә
Көндез 27 градуска кадәр җылытачак. Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, республикада алмашынучан болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с тәшкил итәргә мөмкин. Төнлә температура 11-16 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез - 27 градустан югары. 13 июль төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр явып...
-
Әтнәләр, сугару машиналары җитештерелә
Бер ел эчендә 100 ләп су сиптерү машинасын җитештерү ниятләнә Татарстан басуларын корылыктан саклап калу максатында сугару эшләре алып барыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. "Республикадагы 3,5 млн га сөрүлек җирләрне бернинди мелиорация белән...
-
“Әтнә таңы”ның тиражы – 2084!
Газетабызга язылу төгәлләнде. Бу юлы "Әтнә таңы"ның тиражы 2084 кә калды. Сизәсездер, әкренләп кимибез. Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Сүрия МИНГАТИНА Югарыдан бирелгән план буенча бу яртыеллыкта газетабызга 2300 кеше язылырга тиеш иде. Аз гына җитмәде. Шулай булса да, күңелебезне төшермәдек. Чөнки, алтын урталыкны һаман саклыйбыз. Бер язылган укучыларыбыз безне гел укый, алар...
-
Яңа Әтнә урамнарына таш түшәлә
Әтнә районының Яңа Әтнә авылында урамнарга ташлар түшәлә. Яңа Әтнә авылындагы урамнарга таш түшәлү ахырына якынлашып килә. Әлеге хезмәтләрне районның Татавдор юл оешмасы хезмәткәрләре башкара. Урамнарга таш вак таш түшәү республика программасы һәм дә үзара салым акчаларына салына. Тип-тигез калган юлчылар юлыннан велосипедка утырган балалар йөгерә. Шушындый ук юл Шәкәнәч...
-
Әтнәләр урламаган...
Сез сораган идегез Әтнәләр урламаган... Олы Әтнәнең әйләнгеч юлы кырыенда кала торган башняга игътибар итәсездер. "Чиста су" керткәннән соң, аның әйләнә-тирәсен профнастил койма белән әйләндереп алдылар, үзенә күрә бер хуҗалык пәйда булды. Күз ияләшә торгандыр, соңгы вакытта игътибар ителмәгән. Редакциягә "Сез "Чиста су" башнясын әйләндереп алган коймаларны күрәсездер, ник бернәрсә...
-
Әтнәләргә медаль тапшырдылар
8 июль гаилә көне уңаеннан Иске Җогып авылында гомер итүче матур гаиләләрнең берсе булган Оркыя һәм Фәрит Фәйзуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Оркыя һәм Фәрит Фәйзуллиннар 1974 елның 29 июнендә гаилә коралар. Бергә иңне-иңгә куеп яши башлауларына 42 ел. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.