Әтнә таңы

13 июль 2016 яңалыклары

  • 13 июль 2016 - 17:40
    Кичер мине, Әтнә кызы! Булдыра алсаң...
    "Кичер мине, кызым! Булдыра алсаң..." Көзге иртә. Әкрен генә яңгыр сибәли, аяк асты пычрак. Болай да телгәләнгән йөрәкне тагын меңгә теләрдәй булып ачы җил исә. Ара-тирә берсен-берсе күздән югалткан каргалар тавышы ишетелгәли. Ямансудыр аларга да, туган якларын калдырып, җылы якларга китәргә җыеналар. Беләсе иде, ни уйлыйлар икән: бөтенләй саубуллашалармы, әллә...
    556
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 16:49
    "Сәхнә" журналында - Әтнә кызының язмасы
    Сөю бармы дисез... Бар ул сөю... Җитмешәр ел ярын көткән толлар күзендә ул. "Җиңеп кайтам, көт син!" - диеп киткән, Яуда калган меңнәр сүзендә ул. Сөю бармы дисез... Бар ул сөю... Урак-чалгы тавышы сеңгән иген кырында ул. Тальян гармун, аулак өйләр, кичке уен... Йөрәкләрдә сулкылдаган яшьлек җырында ул. Сөю бармы...
    888
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 15:20
    "Әтнә таңы" журналистлары - АО "ТАТМЕДИА"да
    Бүген АО "ТАТМЕДИА"да булып кайттык. Безне дә укыткалап, өйрәтеп, юнәлеш күрсәтеп торалар. Мәгълүмат күп заманда ара-тирә башлар да әйләнгәләп куя. Ничә төрле закон, кайсына туры китереп язарга, ялгышмаска - менә шул чакта кирәк була остазларның, җитәкчеләрнең үтемле сүзе, юнәлеш күрсәтүе. Газетага язуның нәрсәсе бар инде аның, дип уйлаучылар нык ялгыша....
    571
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 13:43
    Торалар бит калтырап...- "Әтнә таңы"
    Язылганга кире кайтып Газета игълан иткән бәйгене укыгач, ачык группадагы язмалар белән танышкач, бигрәк тә тәлинкәдәге йомыркаларны карагач, мин дә кулыма каләм алдым. Торалар бит калтырап... Тәлинкәгә күз төшергәч, Барда калды аптырап, Безгә кайчан чират диеп, Торалар бит калтырап. Төшкә керсә чырайлары Кычкырып уянырсын. Үзең дә шул хәлгә калсан, Бик...
    592
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 10:15
    Әтнәләр, Арчада шахмат ярышы уза
    17 июльдә Арча Укучылар сараенда Халыкара шахмат көнен каршылап, районның көчле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат турниры уздырыла. Яшь чикләнми, ирләр дә, хатын-кызлар да катнаша ала. Күрше районнардан да уенчылар чакырыла. Башлана 10 сәгатьтә. Чыганак: http://arskmedia.ru/2016/07/12/h-rmatle-rayondashlar-shahmat-yaryishyina-kilegez/
    600
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 08:19
    Әтнәләр, салым бурычларын түләттерәчәкләр
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан берләштерелгән бюджетына салым бурычларын түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән...
    346
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 07:16
    Әтнәләрне куркыткан елан турындагы хәбәр ялган булып чыккан
    Татарстан басуында экзотик елан табылуы турындагы хәбәр күпләрне шаккатырып, күпләрне куркуга салгандыр. Бәхеткә, әлеге хәбәр дөреслеккә туры килмәде. Чынлыкта әлеге фото узган елның март аенда популяр pikabu.ru күңел ачу порталына эленгән була. Аны исә алар полякларның күңел ачу сайтыннан алган булганнар. Нинди "сәбәпләр" аркасында аның Татарстан басуына "кайтып җитүе" әлегә...
    744
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 06:41
    Әтисе белән әнисе бала үлеменә сәбәпче булган – "Әтнә таңы"
    Әлеге малайның әти-әнисе озак вакыт баланы хастаханәгә салуга каршы килгән. Вакыйгаларның башы апрель аена барып тоташа. Баланың үпкәсендә яман шеш булуы ачыклана. Әти-әнисе дәвалануга каршы булганлыктан, Республика балалар клиник хастаханәсе Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Тиешле органнар авыруның әти-әнисе белән даими рәвештә очраша, дәвалануның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Күпмедер вакыт узгач...
    565
    0
    0
  • 13 июль 2016 - 04:24
    Ауны тыйган указга кул куелды – "Әтнә таңы"
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк. 2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян,...
    589
    0
    0
Реклама