14 июль 2016 яңалыклары
-
«Әтнә таңы» хәбәрчесе үзе пешерә
Булганнан бар да була. Язучы. Фотога төшерүче, эретеп ябыштыручы... тагын әллә ниләр башкарырга сәләтле . Аңладыгыз инде. Әйе үзе - Фидаил Кадимов. - Отбивной итне шулпада пешердем бу юлы. Башлы суган салдым, аны ярым тугәрәк итеп кистем, яшел суган,укроп,майонез,томат пастасы салдым,төрле тәмләткечләрсез булмады инде, бакчадан чия өзеп салып җибәрдем. Кыз,...
-
Әтнәнең парлы күгәрченнәре
Кошларда да кеше язмышлары, дип юкка әйтмиләрдер. Юл йөргәндә әллә нинди могҗизаларга тап буласың. Бүген менә пар ак күгәрченнәргә юлыктым. Симет елгасының күперендә балыкчыларны күзәтәләр иде. Якынрак килеп карап тордым. Үзе бер дөнья: башта гөрләштеләр, фикерләр икегә аерылды. Үпкәләшеп тә алдылар. Соңыннан килештеләр. Үзегез карагыз. С. Мингатина фотолары
-
Әтнәдә юл кырыйларын чистарттылар
Исегездәдер, әле кайчан гына олы юл кырыйларын хатын-кызлар чалгы белән чаба иде. Ул вакытта ук "Моның махсус техникасы бардыр, кул белән чаптыралар. адәм көлкесе инде бу", дия идек. Ишеттеләр булса кирәк, бу эшне хәзер техника башкара. Бүген "Татавтодор"ның Әтнә участогы тракторлары Ключи Сап-Олы Әтнә юнәлешендәге юл буйларын чистарттылар. Менә бит,...
-
Арча һәм Әтнә районнары хат ташучылары бәйрәм итте
Кесә телефоны, компьютер, интернет тормышыбызны тулысынча диярлек биләп алуга карамастан, почта хезмәтен дә кире какмыйбыз әле. Хатын да язабыз, котлау открыткаларын да юллыйбыз, иң мөһиме, газета-журналларны яратып алдырабыз. Интернет үз урынына булса, кулга газета яки журнал тотып укуга җитми. Ә аларга вакытында яздыру, өйләребезгә тарату - почта хезмәткәрләре эше. Хәзер...
-
Тавык ите белән салат "Әтнә таңы"
-1 ысланган яки пешкән тавык -100 грамм кореяча кишер -3 тозлы кыяр -100 грамм каты сыр -1 банка кукуруз -1 бәйләм укроп - майонез Тавык итен эре шакмаклап, кыярны вак шакмаклап, укропны турыйбыз. Кукурузның суын сыгабыз, сырны эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып майонез белән бутыйбыз яки катлап тезшбез. Һәр...
-
"Минем йортым - гөлбакча" - "Әтнә таңы"
Түбән Көек авылыннан Розалия Заһидуллинаның иҗат җимешләренә сез дә сокланыгыз әле.
-
Әтнәләр, өзмәгез!
"Ашыт" сакланышында йөрергә, аккошларыбызны күзәтергә, челәннәрне карап сокланырга яратабыз. Гомумән, табигатькә берәү дә битараф түгел, тик дус та түгел без хәзер табигать белән. Ни кызганыч, кая барсак та, ташланган чүп-чарга, шешәләргә юлыгабыз, адәм баласы кайда да үз эзен калдырырга сәләтле. Менә шуны истә тотып, сакланыш хезмәткәрләре үзләренең биләмәләрен карап-барлап кайттылар....
-
Әтнәләр, баш табиб гафу үтенә
Баш табиб Азат Хариис улы Гарипов ремонт эшләренең җәй айларында бетү ихтималын әйткәне дә исегездәдер. "Поликлиника аз-азлап күченде, тик әле бу тулаем күченү түгел, уңайсызлыклар бар, мәсәлән, хирурглар икәү бергә утыра, балалар бүлмәсе шулай, болай икенче-өченче катта урнашканнары үз урыннарына кайтып эшли башладылар, бу халыкка уңайлы булсын өчен дә, төзекләндерү...
-
Әтнәләр Бәрәңгене үз итте
Татарстанның чит төбәкләрдә сабантуй бәйрәме үткәрүе матур гадәткә керде. Әлеге традицияне дәвам итеп, районыбызның 40 тан артык мәдәният хезмәткәре 10 нчы июльдә Мари иленең Бәрәңге сабантуенда чыгыш ясап кайтты. "Бәрәңге халкы районыбызның Бәрәскә мәдәният йортының бию коллективы, Олы Әтнәнең "Сөмбелә" ансамбле чыгышларын аеруча ошатты. Риваль Хисмәтуллин, Руслан Галимуллин, Ильгина Нигъматуллина...
-
Әтнәләр мактап кына яза белми
Язылганга кире кайтып Мактап кына яза белмим шул "Без-2084" дип исемләнгән язманы укыгач, кулыма каләм алдым. Газетаның хәбәрчесе., даими язылып укучысы буларак, фикерләрем бар. Рәүфҗан ЗАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы Тиражыбыз азрак кимеп киткән икән шул, безнең өчен бу килешми. Әтнә халкы гомер-гомергә укымышлы булуы белән аерылып торды, әле дә шулай....
-
Әтнәләр, яшен һәм боз явуы мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июльдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Республика районнарында урыны белән яңгыр явачак. Аерым төбәкләрдә яшен һәм боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25-30,...
-
Уведомление
УВЕДОМЛЕНИЕ В соответствии со ст. 50 ФЗ «Об основных гарантиях избирательных прав и права на участие в референдуме граждан Российской Федерации», ст. 64 ФЗ «О выборах депутатов Государственной Думы Федерального Собрания РФ», редакция электронного периодического издания «Этнэ таны» (Атнинская заря) уведомляет, о предоставлении платной площади на сайте www.atnya-rt.ru зарегистрированным кандидатам...
-
Әтнәдә "Хризантемалар" пешерәләр
Кибеттә сатыла торган чүпрәсез катлы камыр 500 грамм, консервланган ананас (боҗрасыман), шикәр пудрасы, өстен майлар өчен йомырка, корица. Ананасны суыннан саркытып, киптереп алабыз да шикәр пудрасында ике ягын да әвәләп, 10 минутка калдырабыз. Камырны 0,3-0,4 см калынлыгында җәябез һәм 1 см тасмаларга кисәбез. 10 минут үткәч шикәрле ананасның ике ягына...