Әтнә таңы

15 июль 2016 яңалыклары

  • 15 июль 2016 - 17:46
    Президент фотога төшергән Әтнә оныгы
    Сәләт халыкара форумында ТР Президентты Рөстәм Миңнеханов үзе өчен иң кызыклы дип "Рух" проектын атады. Проектның авторы - Таһир Азат улы Насыйбуллин. Ул хәләл халыкара саммитында да инглиз телендә әлеге проекты белән чыгыш ясап, Президентыбызның игътибарына лаек булган иде. Рөстәм Нургали улы инстаграммасында Таһирнең фотосы кыска вакыт эчендә 2200 лайк...
    587
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 17:19
    Әтнә укытучылары кисәтә
    Укучылар! Инструктажны онытмагыз! Су коенганда ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРен төгәл үтәгез!  таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында коену тыела;  суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерү тыела;  чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәскә;  йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәскә;  причал, катер, лодкалардан...
    578
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 16:34
    Әтнәләрне күбәләкләр кисәтә
    Әле генә районыбыз белән елап авариягә очраган ике кыз баланы - Айгөл Айрат кызы Закирова белән Нәзифә Шакирҗан кызы Халикованы , мәңгелеккә озаткан идек. 1997, 1998 нче елгы кызларның сөяр, сөелер, әти-әниләрен сөендерер чаклары иде. Язмыштырмы, тәкъдирдерме, алар инде юк. Аларны хәтерләтеп, Яңа Шашы авылында һәлакәт булган урында күбәләкләр оча....
    694
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 15:21
    Әтнәгә кайдан килде икән бу күгәрченнәр?
    Сайттан Сүрия апа Мингатинаның "Әтнәнең пар күгәрченнәре" дип исемләнгән язмасын укып, фотоларын карагач, әллә нишләп киттем. Бездә дә бар мондый күгәрченнәрнең берсе. Тик безнеке оча алмый, бәлки парын ябалак баскандыр, куркыткандыр, дигән уйда калдык без. Ирем Ревальгә шул Әтнәдән кайтышлый очраган бу күгәрчен, кешедән дә курыкмый, күтәрелеп очып та китә...
    595
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 14:32
    Әтнәнең “Маһитап чишмәсе”
    Мөнәсәбәт "Маһитап чишмәсе" Без бала чакта әни: "Тау битендә, елгадан ерак түгел чишмә чыгып утыра", дип, көрәк белән казып, чистартып, чүмеч белән алып, су алып кайта иде. Һәр язны ташулар беткәч, "Теге чишмәлекне чистартып кайттым әле, ташулар, балчыклар күмеп киткән", - дип, әтигә чәй эчкәндә сөйләп утырганын хәтерлим. Елда карады...
    738
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 14:00
    Әтнә – Арча... Көтеп алган очрашу
    Тау белән тау гына очрашмый, диләр.Район ветераннар советы рәисе Мингазиз ага Зиннәтовның күптән күңел түрендә йөрткән хыялы чынга ашты - ниһаять, өлкәннәребезгә гомер бакый күрше булып яшәгән, заманында райондашларыбыз булган арчалылар белән очрашу шатлыгын кичерергә насыйп булды. Фәридә ФИЛАТОВА Авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре, өлкәннәр тормышын җанландыруда актив рәвештә катнашучылар,...
    587
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 13:00
    Белмичә калмагыз, Әтнәнең Арысы чакыра
    Балык тоту күпләрнең яраткан шөгыле. "Кайберләребез кармакка бер балык капмаса да, көннәр буе калкавычка текәлеп, ял итеп утырырга риза... Балык тотарга,уха пешереп ашарга яратучыларны, бүген, 15 .07көнне, Ары авылында, шул елдагы уза торган урынга, башта балык тотып, аннан ухадан авыз итәргә чакырып калабыз. Җыелу вакыты: көтүләр кайткач, сыерлар савылгач. Килмичә...
    614
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 12:02
    Мәгариф министрлыгы кисәтү ясаган – "Әтнә таңы"
    Мәктәп директорларының 10 сыйныфка укучылар алуга каршы килү очраклары турында күп язылды. Бу бигрәк тә Чаллы, Казан шәһәрләре мәктәп җитәкчеләре тарафыннан күзәтелгән. Бу уңайдан, фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәп директорларына катгый кисәтү ясаган. Бу хәлләр белем алуга конституцион хокукны тупас бозу икәнлеген дә искәртеп узганнар.Министрлык матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, мәгариф...
    667
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 10:30
    Әтнәнең Иске Мәңгәр авылы турында
    ничек яшисең авыл Яши, үсә, яңара Үзөк авыллардан саналмаса да, Иске Мәңгөр авылы туган ягыбыз тарихында аерым бер урын алып тора. Безнең якларда гына түгел, Татарстанның дистәгә якын авылларына нигез салган данлыклы меңнәр кабиләсе башлангычы буларак кына түгел, бүгенге көндә Россиякүләм күренекле шәхесләр биргән авыл буларак та күпләргә таныш ул....
    772
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 09:20
    Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган –“Әтнә таңы”
    Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган Елена Мельник сүзләренчә, хакимиятнең хатасы халык яр буеннан таралмаган килеш транспорт хәрәкәтен рөхсәт итүдә. Казан журналисты Елена Мельник Ниццада Бастилияне алу көнен бәйрәм итү вакытында, төнге теракт нәтиҗәсендә, зыян күрмәгән. Бу хакта ММЧ вәкиле Facebook социаль челтәрендә язган. Искәртеп үтик, Ниццада Бастилияне алу көне...
    596
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 08:07
    Әтнә – Арча... Көтеп алган очрашу – фотолар
    Шундый матур, истәлекле итеп оештыруга үзеннән көч керткән һәркемгә - Арча шәһәре ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов һәм аның командасына, якташларыбыз Наил абый белән Ринат абыйга , экскурсовод Ирина, Ленарга, Шушмабаш авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылның ветераннар советына, очрашуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Кунак ашы - кара каршы, диләр...
    511
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 06:35
    Әтнәләр, бүген эссе булачак
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматына караганда, бүген республикада 30 градуслы эсселек һәм яшеннәр көтелә. 15 июль көнне республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен ихтималы бар. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Җиң көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка алмашынучан талгын, яшен вакытында секундына 17-22 метрга кадәр...
    564
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 05:00
    Әтнәләр кәбестә тозлый
    Сез сораган идегез Тиз тозлана торган кәбестә 5 кг кәбестә, 1 кг суган, 300грамм яшел петрушка, 100 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 50 грамм тоз алына. Кәбестәне зур кисәкләргә бүлеп, өстенә кайнап чыккан су сибегез. Башлы суган белән яшел тәмләткечләрне үсемлек маенда (пассеровать). Алдан әзерләнгән савытка суынган кәбестәне, яшелчәләрне...
    644
    0
    0
Реклама