Әтнә таңы

16 июль 2016 яңалыклары

  • 16 июль 2016 - 17:37
    Әтнә техникумы танырлык түгел
    Элегрәк Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укып чыгучылар әлеге уку йортын танымаска да мөмкиннәр. Үзебез дә күргән саен сокланабыз. Төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша, хәзер тыштан матурлыйлар. С.Мингатина фотолары
    649
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 17:11
    Әтнәдә хуҗалыкка печән бирделәр
    Эшләгән кешегә берни дә кызганыч түгел. Хуҗалыкта эшләүчеләргә икмәген дә, печәнен дә бирергә тырышалар. Кичә районыбызның "Күңгәр" хуҗалыгы хуҗалыкта эшләүчеләргә печән өләште. -Пенсионерларга алданрак биргән идек. Бүген эшләүчеләргә. Болын печәне...- ди хуҗалык рәисе Илнар Галиәхмәтов. Хозурланып карап уздым. Урам буйлап рулонлы печәннәр ята... Игелеген күрергә насыйп булсын.
    599
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 16:20
    Әтнәләр сенаж сала...
    Республикабызның кайбер районнары уракка төште, ә бездә әле иртәрәк. Шуңа күрә барлык көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерәләр. Шул исәптән "Күшәр" хуҗалыгында да. - Сенажга төшкәнебезгә атнадан артты инде, монысы өченче басу, аңа кадәр Иске Өҗемдәгеләрен тәмамладык, Күшәрнең 200 гектарлы катнаш азык үскән басуына бер көн элек кенә төштек. Ике смена...
    608
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 15:26
    Әтнәләр помидордагы фитофторозга каршы ничек көрәшә?
    Һәр бакчачының иң авырткан җире - помидорларны төрле чирләрдән саклау. Бигрәк тә фитофтороз чиреннән саклап калу бик тә кыен. Химикатлар кулланырга теләмибез. Моның өчен даруханәләрдән трихопол даруын кулланырга була. 10 литр суга 20 таблетканы җылымса суга салып, яхшылап болгатырга да, үсентеләрне 10 көн саен коендырырга кирәк. Бер караганда бик ардыра...
    645
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 14:36
    "Төркиядә булган хәл - ул хыянәт, фетнә..."- "Әтнә таңы"
    Хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип хәбәр итә Төркия прокуратурасы "Шимбә иртән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдәге хакимиятне үз кулларына алырга теләгән "хыянәтче" хәрбиләрне гаепләп чыгыш ясады. Хәзер Төркиядә булган хәл - ул хыянәт, фетнә", - дип белдерде ул Истанбулның "Ататөрек" аэропортында оештырылган матбугат очрашуында. Фетнәне...
    615
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 12:17
    Арыда тәки уздырдылар - "Әтнә таңы"
    Арыларның ухага чакырганын хәбәр иткән идек. Күңелдә азрак шик тә бар иде, кич белән авыл халкы килерме дип уйладым. Хәер, арылар инде. Алар үзгә камырдын, оештыручылары да, килүчеләре дә. Уйлыйлар да эшлиләр дә. Бер дигән итеп бәйрәм дә итәләр. Яшьләре йөрер инде аның, әбиләре дә актив. Сабантуйда капчык сугышына да...
    577
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 10:31
    "Әтнә таңы"на язылырга ашык!
    Хөрмәтле газета укучылар! Әле яңа гына 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылуны тәмамладык. Инде 2017 елның I яртыеллыгына газетага алдан язылу башланды. Шунысы шатландыра:1 июльдән 31 августка кадәр бәяләр арзан - 6 айга - 567 сум 78 тиен, оешмаларга 653 сум 70 тиен. Киләсе елларга бәяләр үзгәрмәс, дип әйтеп булмый....
    524
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 08:39
    Әтнәдә кар явармы
    Якындагы ялларда Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне аномаль температура көтә, дип хәбәр итә "Российская газета". Россиядә июль уртасында температура 42 градуска кадәр күтәреләчәк, ә минималь температура 2 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин. Бу атна ахырында Үзәк федераль округта, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ округта температура климат нормасыннан уртача 7 градуска югары булачак, дип белдерә...
    672
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 08:27
    "Сәләт" Әтнә белән хушлаша
    "Сәләт" лагереның Каенсарда урнашкан "Рухият" аланы кичә Биләрдән, "Сәләт" форумыннан кайтканнан соң, бүген Әтнә белән хушлашты. Билгеле булганча, "Рухият" аланы бездә быел дүртенче тапкыр ял итте. Саубуллашу тантанасында форумда аеруча зур активлык күрсәткән сәлкешләр бүләкләнде, шулай ук "Чулпан" лагере җитәкчесе Рамил Шәйхиевка, хезмәткәр Руслан Исмәгыйлевка, пешекче Фирая Абдуллинага да ихлас...
    622
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 06:33
    Безнең тавыш та кирәк! - "Әтнә таңы"
    2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең активлыгыбызга бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар...
    617
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 05:43
    Әтнәләр, карарга килегез!
    Узган шимбәдә Яшьләр көненә килгәннәр белә, белмәүчеләр бүген "Ашыт" спорт комплексы каршындагы универсаль спорт мәйданчыгына рәхим итегез. "Сәгать 9.00 дә волейбол һәм мини футбол ярышлары башлана", -диде районның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев.
    626
    0
    0
  • 16 июль 2016 - 05:06
    Ялларда Әтнәдә эссе булачак
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 июльдә, бераз гына болытлы аяз һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар кызу һәм явым-төшемсез көн фаразлый. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 14-19, көндезге сәгатьләрдә - 32 градус җылы булачак. Чыганак;http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60034-yallarda-kyizu-bulachak.html Э. Харрасова фотосы
    597
    0
    0
Реклама