Әтнә таңы

18 июль 2016 яңалыклары

  • 18 июль 2016 - 18:17
    Яңа Әтнәнең кичке сабантуе кызыктыра
    Сайтка әлеге авылда булган кичке сабантуй хакында мәгълүмат куйган идем. Укучылар кызыксына башладылар, янәсе үзең өчен бәйрәм итү ничек була ул? Ничек сездә шундый актив кешеләр бар? Ничек оештырып бетерәләр? Сорауларга төгәл җавапны әлеге сабантуйны оештыручыларның берсе, Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева тулырак бирер дип, аңа мөрәҗәгать иттем....
    652
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 16:30
    Бәрәскәләр дә әтнәләрдән калышмый
    Җәй җиттеме, чәчәкләр утырта башлыйбыз, кем ничек булдыра, фантазия күпмегә җитә. Районыбызның Түбән Бәрәскә авылында ике йорт алдында туктап карап тордым. Сокланып. Гади дә, матур да. Уйлап кына табасы бар. Хәер, анысы да артык читен түгел, интернетта бар да бар. Эшлисе генә кала. Гүзәлия - Марат, Зөлфия-Рәис гаиләләре тотканнар да...
    589
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 15:45
    Әтнәләр, черкиләрсез җирләр дә бар!
    Черкиләрсез җирдә булдым! Һәр җәй саен республиканың иң актив балалары кая бара? Әлбәттә, СӘЛӘТКӘ... мин дә шушы исемлеккә инде 3 нче ел керәм. 3 нче тапкыр кабат Болгарга юл тоттым. Кабат шул палаткаларда яшәдем. Кызык та түгел шикелле, ләкин... Соңгы булырга яратмыйм. Быел бераз үзгәрәк. Смена 2 -14 нче июльдә...
    618
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 15:08
    Әтнәдә - ана мәче каргышы
    Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды. КӨЛЕМСӘР Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән саен зурая, усаллана,...
    642
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 14:00
    Әтнәләр, мин дә таптым
    Газетабызда басылган "Элек һәм хәзер" рубрикасындагы фотоларны бик игътибар белән карап бардым. Кызыксынып үзебезнең альбомнарны актардым, менә шушы фотоларны сезгә дә җибәрәм. Мөршидә САБИРОВА, Олы Әтнә авылы
    557
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 13:18
    Әтнәдә сенаж салу ахырына якынлашты
    Күмәк хуҗалыкларда сенаж салу ахырына якынлашты. Күп кенә хуҗалыкларда ул тәмамланды да инде. Фәридә ФИЛАТОВА «Шахтер» күмәк хуҗалыгы басуларында да сенаҗның соңгы гектарлары урыла.Биредә бүгенге көнгә барлыгы 9656 тонна сенаж салынган. Шуның 5272 тоннасы беренче укостан булса, 2837 тоннасы, өстәмә1542 тонна берьеллык үләннәрне дә кертеп - икенче укостан. Без барганда...
    473
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 11:36
    Әтнәләр, безгә дә килмәгәе
    Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе көчле яңгырлардан интегә. Мондый һава торышы бүген көне буена сакланачак, диләр синоптиклар. Трассаларда машиналар бик авырдан йөри, бөтен җирдә «бөке»ләр хасил булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәскәүлеләргә, бик кирәк булмаган очракта хәтта өйдән чыкмаска киңәш итә. Бүген Мәскәү аэропортыннан очучы самолетлар да тоткарлана. Көн дәвамында җилнең...
    627
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 10:04
    Шахмат ярышында Әтнә егете дә катнашты
    Арча Укучылар сараенда Халыкара шахмат көнен каршылап, спорт остасы Хәйдәр Сафин исеменә уздырыласы ярыш турында хәбәр иткән идек. 17 июль көнне булган әлеге ярышка Әтнә егетләре дә катнашты. Безгә шахмат остасы буларак билгеле Марс Мингатин 9 мөмкинлектән 6 очко җыйды. Беренче урынны алучының очкосы 7,5 икәнен дә хәбәр итсәк, Марсны...
    607
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 08:00
    Әтнәләр, аяныч һәлакәт
    Чаллыда булган һәлакәттә сәламәтлегенә зур зыян килгән 8 яшьлек кыз баланы хастаханәнең ренимация бүлегенә озатканнар. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә "Lada Granta" һәм "Nissan Pathfinder" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәтнең азагы аяныч. Автомобильләрнең берсендә ике баласы белән әни кеше барган. Махсус бишектә булган кечкенә бала зыян...
    619
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 06:32
    Әтнәләр, кемнең кулы барды икән?
    Әрнү Кемнең кулы барды икән? Йөрәгем әрнеп кулыма каләм алып язарга мәҗбүр булдым. Фәридә ШАКИРОВА, Күшәр авылы Яз җитеп, җир кардан арынгач, һәркем үзенең әби-бабасы, әти-әнисе яки туганнары күмелгән зиратка юл тота. Каберләрен чистарта, чардуганын буйый, чәчәкләр утырта, шуның белән үзенә аз булса да җан тынычлыгы аладыр, дип уйлыйм. Минем...
    593
    0
    0
  • 18 июль 2016 - 05:00
    "Әтнә таңы"нда - Кызыл диплом!
    "Әтнә таңы" хәбәрчесе, шәкерте Зәлия Сәләхетдинованың диплом яклаганын язган идек. Сөенечле көн килеп җитте, Зәлиябез кызыл диплом алды. Читтән торып укып, белемне тирәнтен үзләштерүчеләр сирәк, әйдә ярар әле, дибез күбрәк. Ә ул андый булмады, Аллага шөкер, алдагысы да яхшы булсын Котлыйбыз сине, Зәлия. Игелеген дә күрергә насыйп булсын дипломыңның.
    666
    0
    0
Реклама