23 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләрдән карлыган вареньесы рецепты
Карлыганнан 15 минутлык варенье бик тәмле була. Холодец кебек дерелдәт тә торачак. Моның өчен 11 стакан карлыганга 14 стакан шикәр комы салып, вареньены кайнап чыккач, 15 минут кайнатырга. Аннары шуңа тагын 7 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатып, сүндереп куярга. Рецепты гади дә, шул вакытта тәмле дә.
-
Әтнәләр зарланырга яратмыйлар
Республиканың "Халык контроле" порталына әтнәләрдән, әлеге портал эшли башлаган дәвердән 33 мөрәҗәгать кергән. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең 22се хәл ителгән, 2се дәлилле кире кагылган, 9 мөрәҗәгать планлаштырылган. Соңгы мөрәҗәгать2 май көнне кергән булган, ул да вакытында хәл ителгән.
-
Әтнәләр чисталыкны саклыйк
Чисталык, матурлык турында районда яз башыннан сөйләшә башлыйбыз инде. Кызганычка каршы, һаман кабатлап торсак та, тирә-юнебезне пычратудан туктамыйбыз. Алырлар әле, дип кулдагы буш шешә савытларын теләсә кая ташлап китәбез. Халык та чүп-чаргны каргалар, этләр ерта алмый торган савытларга салып чыгарса иде. Оешмалар да чистартып бетерә алмый, чүп җыючы Васыйл да...
-
Әтнәдә туйлар гөрли
Әтнә районында гаилә коручылар Әтнә дәүләт драма театры бинасында язылышалар. Шул тирәдән үтеп киткәндә, күзем ап-ак күлмәк икгән кәләшкә, янында басып торган кияү егетенә төште. Шундый матурлар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимовага элемтәгә чыгам. - Бер генә буш атна да юк. Җомга, шимбә көнне генә түгел, атна уртасында да...
-
Әтнәнең "Алчәчәк" бию коллективы Кырымнан кайтты (фотолар)
Әтнә районының горурлыгы булган "Алчәчәк" бию коллективы Кырымннан кайтты. Биредә коллектив ял итте. Монысы "Созвездие-Йолдызлык" җиңүчеләренә әлеге фестивалҗдән бүләк иде. 3 июльдән 20сенә кадәр булган ялда коллективның 10 биючесе ял итте. "Барлык концертларда да чыгыш ясадык. Күңелле ял иттек", - дип хәбәр итә районның сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Хәнәфиева.
-
Әтнәнен Кышлау авылындагы балалар Сабан туеннан фоторепортаж
Әтнә районының Кышлау авылында Балалар өчен Сабантуй узды. Олысы да, кечесе дә читтә калмады.
-
Әтнә кызы иҗаты
Сабыр бул! ди йөрәгем! Уйларымнан башкаемны Нишләтергә белмәсәм Ник тагын сыкрыйсың? диеп Йөрәгемә эндәшәм. Йөрәгем зарланмый тагын Сабыр ит,узар! дия.... Күкрәп яуган яңгырдан соң, Кояшлы көннәр килә. Түзем бит син,елама! дип Өмет өсти җаныма... Дөнья булгач мәшәкатьләр һәркем юлында була. Син барлыгын оныткан да Исенә алмый калмас! Сабыр бул! сабыр...
-
Әтнәдә нәтиҗәләр уңай якка
Әтнә Эчке эшләр бүлегенең агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә күз салсак, каршыга куелган максатларга ирешелде дип ышанып әйтергә мөмкин. Шушы вакыт эчендә судка төрле категория авырлыктагы җинаятьләр белән бәйле 11 эш тапшырылды. Аларның өчесе кеше сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә карата кылынган авыр җинаятьләр категориясенә керә.15 кеше җинаять җавапрлылыгына тартылды. Шуларның...
-
Әтнәләр, бер көнне бары да булачак!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда,бүген, 23 июньдә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә...