Әтнә таңы

24 июль 2016 яңалыклары

  • 24 июль 2016 - 17:30
    Акчасы җитмәгән әтнәле нишләр?
    Татарстанда минималь куллану бюджеты расланды Татарстан Министрлар Кабинеты быелның икенче кварталында минималь куллану бюджеты күләмен раслады. Республика буенча ул 13 952 сум тәшкил итә. Үзгәрешләр хакында республика хокукый мәгълүмат порталында хәбәр ителә. Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60358-tatarstanda-minimal-kullanu-byudzhetyi-raslandyi.html С.Мингатина фотосы
    627
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 16:25
    Әтнәләр, челлә дә туңдыра
    *** Утыз...*** Салкын ла, бик салкын бу дөнья! Җәйләрнең челләсе туңдыра. Күңелдә эремәс ак карлар − Кемгәдер рәнҗүләр утыра... Кемгәдер үпкәләү, дәшмичә калулар Таш булып ятканнар бәгырьгә. Терелтер чаралар бар, диләр − Ысулын кемнәрдән белергә?! Эчкерсез хисләргә һәм ихлас сүзләргә Кайчандыр бар иде ышанган. Чыгып бак син, диләр, дөньяга −...
    569
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 15:04
    Әтнә кызы Ралия - Адлерда!
    Әтнә районында туып үскән җырчы кызыбыз Ралия Шәрәфиева турында белмәгән,ишетмәгән юктыр. Аның җырлаганын тыңлаганда "Яратам шушы кызны, баштарак алай җырлый да кебек түгел иде, шулкадәр тырыш, үз өстендә күп эшли, тавышы да ачылды. Үзе җитмәсә чибәр, бәхете булсын...", - дип сокланалар. Казан музыка училищесының да файдасы күп билгеле! Ничек кенә...
    620
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 13:19
    Әтнәләр - Орнашбаш сабантуенда - фоторепортаж
    Фидаил КАДИМОВ фотолары
    619
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 11:04
    Әтнәдә бер көтү артист нишли
    Әтнә районына бер көтү артистлар килеп төшәргә тора. Сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә булачак бу хәл. Хәния Фәрхи, Рөстәм Закиров, Хәмдүнә... Нәрсә калган аларга урып-җыю чорында дисезме? Клип төшерәселәр имеш. Массовка кирәк. Теләгегез булса, тарихка керәсегез килсә, Арыга рәхим итегез. Килде-китте артистлар гына түгел, эләгергә тырышыгыз. Фидаил Кадимов фотосы. "Каршыларга әзерләнәбез"
    695
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 08:56
    Әтнәдә - күл төбендә...
    Күл буйларына, сулыкларга игътибар иткәнегез бармы сезнең, бигрәк тә кичке якта. Ара-тирә котын оча, бар да җанлана сыман. Тукай әкиятләре искә төшә. Ул бобрлар эшләп күрсәтә. Йомраны әллә каян килеп чыга. бакаларын әйткән дә юк. Ял итәм дисәң, бер дигән манзара. Ары авылы егете Фидаил дә сулыклар яныннан болай гына...
    605
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 08:25
    Әтнәләр велосипедта җилдерә
    Әтнәләр, Арылар чакыра, барыгыз! - ...Велосипедта җилдертергә яратучы һәркемне - олымы ул, кечеме, бүген, 24.07.16 безнең белән бергә велосипедта йөрергә чакырабыз. Җыелу урыны: яшьләр тукталышы. Вакыты: көндезге сәгать 1дә.. .Сезне көтеп калабыз!
    525
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 07:00
    Кече Әтнәләр "тузан койды"
    Узган шимбәдә Яңа әтнәләрнең ничек бәйрәм иткәнен хәбәр иткән идек. Алсу Гыйлаҗева барлык нечкәлекләрен әйтеп интервью да биргән иде. Бу шимбәдә булачак бәйрәм турында да әйткән иде. Сүзләрендә торды мәдәният хезмәткәрләре бу шимбәдә, кичә, Кече Әтнә халкын ял иттерде алар. - Елдагыча гына димәс идек, купкә кунеллерәк булды. Авылдашларны котларга...
    630
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 05:31
    Әтнәләр, чишенеп бетсәгез дә була
    Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республикада -аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, көндез яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында секундына 15020 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә Татарстанда 14-18 градус җылы, көндез 30 градуска кадәр эссе булачак. 25 июльгә каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән...
    648
    0
    0
  • 24 июль 2016 - 04:18
    Әтнә районының Күлле Киме авылында янгын
    Әтнә районының Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким урамындагы 8 йортта иртәнге якта янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә Һашимов И. йортына зыян килде. "Стеналар, кырыйдагы янкормалар калса да, өй эченә бик нык зыян килде", - дип хәбәр итә Әтнә районының янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
    686
    0
    0
Реклама