31 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, кәбестә пирогы пешереп карагыз
Кәбестә бәлеше пешереп карагыз, иртә өлгерә торган кәбестәгез бардыр. Ачы камырдан да, төче камырдан да пешереп була аны. Кәбестә бәлеше эче әзерләү: Тыгыз башлы кәбестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракта чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын саркыталар. Шуннан соң...
-
Күәмдә таш астыннан чишмә чыккан - "Әтнә таңы"
Тормыш булгач төрле хәлләр була, менә тагыын берсе. Күәм авылының Олы Әтнәдән килеп Кимегә таба китә торган олы юлдагы асфальт кырые бу! Ничәнче көн су ага моннан. Якын тирәдә берни юк сыман су агарлык. - Аста калган суүткәргеч бәреп чыккан булырга тиеш...- ди авыл җирлеге Реваль Гатауллин. Уттай урак өстендә...
-
Әтнәләр, 4 кеше суга баткан
Әтнәләр, эссе көн үзенекен итә, барыбыз да суга таба йөгерә. Ара-тирә су коену бәла- каза булып төгәлләнә. 4 ир батып үлгән дип хәбәр ителә бүген менә бу чыганакта:http://sntat.ru/proisshestviya/45060-v-tatarstane-za-odin-den-utonuli-4-muzhchin "Данные о погибших приводятся в сводке ГУ МЧС по РТ. По сообщению спасателей, первый мужчина 23 лет утонул на плотине в Мокрой...
-
Әтнәләр дә Казанга барачак
Башкалада 4-7 август көннәрендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашуы көтелә. Быел чарага беренче тапкыр Бельгия белән Швециядән һәм Ставрополь өлкәсеннән дә татар яшьләре булачак. "Татар-Информ" агентлыгында узган очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр. Татар яшьләре форумы...
-
"Минем йортым - гөлбакча" - "Әтнә таңы"
Олы Мәңгәрдән Гөлшат Гарифҗанова ишек алды.
-
Югары Сәрдә балалар сабантуеннан фоторепортаж- "Әтнә таңы"
30 нчы июль көнне Югары Сәрдә авылы клубы ишек алдында балалар сабантуе булды. Балалар гына түгел, авыл белән бәйрәм иттеләр монда. Кечкенә авылларда гореф-гадәтләребез ныграк саклана. "Ел да шулай бездә", - дип оештыручыларга рәхмәт укый алар.
-
Әтнәләр дә ала бу субсидия акчасын
Бия асраучыларга дәүләт акча түли Татарстанда өч яшьтән олырак бия асраучыларга дәүләт терлек азыгы чыгымнарын өлешчә капларга ярдәм итә. Быел шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда атлар үрчетүгә этәргеч ясау максатында бия хуҗаларына субсидия бирәләр. Ул бер баш биягә 3 мең сум күләмендә каралган, акчалата ярдәм терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның 70...
-
Әтнәләр, эссегә ничек чыдарга?
Ялларда үтә эссе буласын хәбәр иткән идек. Ә ничек чыдарга бу эссегә һәм көнне зыян тимәслек итеп ничек үткәрергә? - Иң элек шуны истә тотыгыз, эшкэ, ерак юлга җыенасыз икән, җиңелчә, һава үткәрә торган ак төстәге кием кияргә кирәк, башыгызга алырга онытмагыз, эшләпә, яулык башыгызны эссе кагудан саклар. Үзегез белән...
-
Әтнәләр, өегездән чыкмагыз!
Бүген, 31 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге сәгатьләрдә республикада һава температурасы 33 градуска кадәр күтәрелә. Казанда - 31-33 градус эссе булачак. Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/60619-%D2%BBava-temperaturasyi-33-graduska-kad%D3%99r-k%D2%AFt%D3%99rel%D3%99.html Ә бездә тагын да эссе булырга мөмкин!