16 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә зәб сукасы дәвам итә
Районда зәб сукасы дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, 16 августка ул 5078 гектарда башкарылды инде. Моңа барлык хуҗалыклар да актив кушылды. Бу эшкә ПЛН 5-35, ПЧ-4,5, ХОРШ 12,30, КТС-10, КПЭ-3,8, КПЭ-3, ПЛН 4-35, Себер стойкалы, комбимастер, ПСКУ-4, ПСКУ-5, ПСШ-7 маркалы сука һәм агрегатлар җәлеп ителде.
-
Әтнәләр августта бер көн өстәмә ял итәләр
Сәбәбе - 30 август, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү белән бәйле. Хәтерлисездер, башта бу көн Республиканың суверенитет көне дип аталды, хәзер шул ук көнне Казан шәһәренең дә туган көнен билгелибез. Закон нигезендә бәйрәм алдындагы эш көне 1 сәгатькә кими. Димәк, августта бер көн дә бер сәгатьне өстәмә ял итәбез.
-
Әтнәдә "Игътибар балалар!" операциясе башланды
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр юлларда "Игътибар балалар!" операциясе башланып китте. Операция кысаларында юлларда балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләре, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус утыргычларда йөртүләре, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибар ителәчәк ,һәм гомумән, укучы балаларның тормышын куркыныч астына кую мөмкинлегенә каршы чаралар күреләчәк. Игътибарлы булыйк!
-
Әтнәдән соң кем булыр
Әтнәдә урып-быю тәмам. Бездән соң кем тәмамлар икән? Мөгаен, Саба булыр. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 16 августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, алар уракны 97 %ка төгәлләделәр. Хәер, республикада 90 % чиген узучылар күп - барысы 10 район. Ә Әтнәнең уңышына килсәк, 18,2 мең гектардан 56,2 мең тонна ашлык суктырып алдык....
-
Әтнәләрдән җиңелчә аш рецепты
Кәстрүлгә су яки яшелчә, ит шулпасы салып, кайнатып чыгарырга. Яшелчәләрне чистартырга, бәрәңгене шакмаклап турарга, кишерне уарга, суганны ярымбоҗралап ,помидорны шакмаклап турарга. Кәбестәне юка итеп һәм укропны ваклап турарга. Кайнап чыккан суга бәрәңге салып 5 минут кайнатырга,кәбестә өстәргә, лавр яфрагы өстәп тагын 10 минут кайнатырга. Табада акмай җылытып, суганны 5 минут,...
-
Әтнә юлларында тәртипме
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында районда 3 вак юл һаләкәте теркәлгән. Аллага шөкер, аларда зыян күрүчеләр юк. Җәяүлегә юл бирмәгән 1, куркынычсызлык каешын такмаган 15, баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен - 1, тротуарга машинасын куйган өчен -1, туктарга ярамаган билге янына туктаган өчен -3,...
-
Әтнә һаман алда
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 16 августка биргән оператив мәгълүматлары буенча, бу көнгә республикада 3482,3 тонна сөт җитештерелгән.
-
Әтнәләр дә приз уйнатуда катнаша
2016 елның 19 августында сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор!" исемле акция буенча призлар уйнату уза. Адресы - Казан, Декабристлар урамы, 2, брифинг-зал. Призлар уйнатуга гаризалар агымдагы елның 18 апреленнән 20 июльгә кадәр кабул ителде. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатына язылучыларга акциядә катнашу өчен 2016 елның 2 яртыеллыгына язылган...
-
Әтнәдән эссе китә
Татарстанның Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, алдагы көннәрдә эссе, тынчу һава торышы булмый инде. 30 градустан эссерәк һава торышы 25 градуслысы белән алышына. Монысы түзәрлек инде. Шулай да саграк булырга кирәк - вакыты белән җилнең көчәюе бар. Төнлә дә йокларга җайлы була - ниһаять өскә одеал ябынып йоклап булачак.