22 август 2016 яңалыклары
-
Әтнә агрономы август зәбе - иң яхшысы дип саный
Районда зәб сукасы дәвам итә.
-
Әтнәләр яшеннән сак булыйк
Буа районында 1974 елгы хатынны яшен сугып үтергән. Әлеге фаҗига узган якшәмбедә район авылларының берсендә булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яшен хатын - кыз ишек алдында йөргән вакытта суккан. Ул шунда ук җан биргән.
-
Әтнәдә - өченче укос
Күпьеллыкларның өченче укосыннан сенаж салуны, печән туплауны да начар дип булмый. Моңа Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әзхмәтов та сокланды. Шул ук 22 авгуска 4453 гектарда чабып, 9567 тонна сенаж салынды. Моннан тыш 373 гектар мәйданнан 185 тонна печән җыеп алынды.
-
Әтнәдә рапс суктыралар
Районда рапс суктыру дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 22 авгуска 2238 гектарның 702сендә урып, 265 гектарында суктырылды. Бу тиешле мәйданнарга карата 11,3 процент тәшкил итә. Барысы 1414 центнер уңыш җыеп алынды, уртача чыгышы - 5,3 ц/га. "Шахтер"да ул һәр гектардан 11,8 центнер ук.
-
Әтнә өлеше саллы
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 22 августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада бу көнгә 3434,3 т тулай савым алынды. Бу бер баш сыердан уртача 14,7 килограмм тәшкил итте. Әтнәдә исә, бер сыердан уртача 21,1 килограмм сөт саудылар. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,80 килограмм сөт җитештерелде. Икесе дә Татарстан буенча...
-
Әтнәдә тылсым мажаралары
Без сезне тыңлыйбыз Күәм күпере, видеофиксатор яки тылсым маҗаралары «Мин тылсымчы түгел, мин әлегә өйрәнәм генә". Танылган әкият героеның бу сүзләрен күпләр хәтерлидер. Үзем дә бик еш искә төшерәм аларны. Бигрәк тә, редакциябез телефонына авыллардан халык кайдадыр нәрсәнедер эшләвебезне сорап шалтыратканда. Сорап кына калмыйлар, кайчакта таләп тә итәләр. Гадәттә, шалтыратучылар...
-
Әтнәдә су бетә
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янындагы башняның алыштырылуы хакында хәбәр иткән идек. - Иске башня суын яңасына ялгау нәтиҗәсендә Олы Әтнәдә 22 һәм 23 август көннәрендә су бетеп торачак, - дип хәбәр иттеләр коммуналь хуҗалыктан Шулай итеп. яңа башняга су ялгану сәбәпле, шул яктан су алучылар өчен су бетеп торачак.
-
Әтнәдә яңгыр ява
Әтнәдә һава торышы үзгәрде, яңгыр ява. www.gismeteo.ru сайтыннан алган мәгълүматлар буенча көндез 29 градуска кадәр җылытачак.
-
Әтнәләр спортчыларыбыз өчен куана.
Рио-де-Жанейродагы 2016 елгы XXXI җәйге Олимпиада уеннары уты сүнле - уеннар тәмам.