24 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәнеке күбрәк
Татарстанда быелгы урак тәмамланып килә. Инде ул тиешлегә карата 99 % тәшкил итә. Иң аз дигән районнарда да 97 % эш төгәлләнде. Республика буенча уртача уңыш 27,1 ц/га. Әтнәдә ул 30,8 ц/га булды.
-
Әтнәләр, Корбан бәйрәме якынлаша
Дин тотучы кардәшләр арасында бәйрәмне башкалада каршылаучылар да бар. Шуңа күрә бу хәбәрне белеп тору комачауламас. Казанда корбан чалу урыннары билгеләнгән инде. 12 сентябрь көнне корбанны шәһәрнең 17 мәчете территориясендә чалу мөмкин булачак.
-
Яңа уку елы белән Әтнә мөгаллимнәре
Һәр елдагыча Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларыбызның август киңәшмәсе узды. Быелгы киңәшмәнең темасы "Камилләштерелгән белем бирү системасы: район мәгарифнең үсеш моделе" дип аталган иде. Киңәшмәдә үткән уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алдагы уку елына максатлар куйдылар. БДИ, ОГЭ имтиханнарына нәтиҗәләр ясадылар. Район мәгариф системасы яңа уку елын үзгәрешләр белән каршы...
-
Әтнәне дә искә алдылар
Татарстан җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының коллегия утырышы узды. Биредә министр урынбасары Рөстәм Шамов чыгыш ясады. Республиканың муниципаль мөлкәтен кулланудан кергән агымдагы елның алты айлык керем күрсәткечләре дә анализланды. Аренда өчен җирле бюджет алдындагы бурычлар буенча да сүз булды. Планны җиде район үтәмәгән, алар арасында Әтнә районы да бар.
-
Әтнәдә күкрәүләр һәм көчле җил көтелә
Синоптиклар һава торышы начарая дип фаразлыйлар. Гидрометеоүзәк әнә шулай дип хәбәр итә. Төнлә явым-төшем көтелми үзе. Ә көндез күкрәр, җил секундына 15-20 метр тизлектә исәр, диләр. 25 август көнне аз гына яңгыр, хәтта боз яварга мөмкин. 25 августтв һава температурасы азрак суыта, 26 сы максимум +27 градуска кала.
-
Әтнәнең чын укытучылары
Мәгариф " Бала - иң беренче чиратта шәхес"... Мәктәп яңа уку елына әзерләнә. Тиздән, бик тиздән мәктәп коридорлары укучылар шаулавыннан гөрләп торыр. Узган уку елы район мәгариф бүлеге өчен уңышлы ел булды дисәм дә, ялган булмас. Кызыл зонага кергән 39 нчы урыннан яшел зонага - 18 урынга күтәрелү , дөрестән...
-
Үзәк Италиядә җир тетрәде, һәлак булучылар бар - “Әтнә таңы”
Терни шәһәре, Лацио һәм Умбрия өлкәләре чигендә 6,3 магнитудалы җир тетрәү теркәлде. Әлегә сигез кеше һәлак булу турында хәбәр итәләр. Якындагы шәһәрләргә җитди зыян килде. Әйтик, Аматричега илтүче юл эшләми, шәһәрнең яртысы җимерек хәлдә. Өстәвенә, җир ишелеп ага, күпер дә җимерелергә мөмкин. АКШ Геологик хезмәте вәкиле сүзләренә караганда, җир тетрәү...
-
Әтнә Күшәре зурая
Тормыш ни кадәр матур булса да аның караңгы, авыр якларын гына күреп яшәргә ияләшеп барган чорга иттек кебек. Һаман да заман авырлыгына зарланабыз. Сүз дә юк, тормыш җиңел генә бирелми. Тормышта үз урыныңны булдырып, лаеклы рәвештә яшәү өчен гаять зур тырышлык сорала. Ләкин яшим, булдырам дигән кеше беркайчанда авырлыклар алдында...