31 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәләргә баланы укырга әзерләү 9600 сумга төшә
Бала өчен яңа уку елы - яңа хис-тойгы, яңалык һәм бераз борчылу булса, әти-әни өчен ул җитди чыгымнар чоры. Күпмегә җитди икәнен төгәл әйтеп тә булмый. Базардагы яки кибеттәге сатучылар бер сумманы атаса, әти-әниләр алар әйткәнне икегә тапкырларга киңәш итәләр. Интернет челтәрендә, Мәскәүдә баланы яңа уку елына әзерләү 8 мең...
-
Су астында автоюл - "Әтнә таңы"
Ла-Манш бугазы аша Франция белән Бөекбританияне үзара тоташтыручы туннель төзелгәннән соң, моның мөмкин икәнлеге бәхәссез дәлилләнде. Инде менә Норвегиядә дә су астында 30 метр тирәнлектә ике полосалы юлы булган автотрасса төзергә планлаштыралар. Ул бик киң диаметрлы торба булыр дип уйлана. Аны проектлауны 2035 елга тәмамларга уйлыйлар.
-
Әтнәдә руль артында ике исерек тоткарланды
Рейд Юллар ваемсызны кичерми Ни әйтү, ни бастырып сөйләтү дигәндәй, һаман язып, яктыртып торсак та, район юлларында кагыйдә бозучылар һаман да кимеми. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов белән чираттагы рейдка чыгып киттек.Олы Әтнә авылында ук каеш такмаган машина йөртүчене туктатабыз. Билгеле, шунда ук протокол төзелә. Штраф бәясе саллы - 1000...
-
Әтнәдә чиреге генә калды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 31 августка республикада тиешле мәйданнарның 42 %ында зәб сукасы узуын хәбәр итә. Әтнәдә ул - 73 % ук!
-
Әтнәдә пенсия тупланмаларын күчерүчеләр шактый
"Соңгы арада банкларда, иминият компанияләрендә һ.б. пенсиямнең тупланма өлешен төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүемне таләп итәләр, бер тапкыр, хәтта, үзләрен Россиянең Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, өемә килделәр. Барысының да аргументлары бертөрле - тупланмаларыгызны Дәүләтнеке булмаган фондка күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт аларны тартып ала һәм пенсияләр түләргә тота. Дөрестән...
-
Әтнәдә көзге чәчүнең биштән дүрте тәмам
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 31 августка биргән оператив мәгълүматлары буенча, көзге чәчү Әтнәдә тиешле 8,2 мең гектарның 6,7 меңендә тәмамланды. Бу - 81 % тирәсе.
-
Әтнәдә кукуруз урып-җыялар
Орлыкка кукуруз суктыру дәвам итә. 31 августка тиешле 2010 гектарның 410ында суктырылды инде. Бу - 20 % тирәсе һәм Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Шул ук вакытта 1681 гектарда урып-җыелды. Һәр гектардан уртача 41 центнер чыга.
-
Республика көне уңаеннан Әтнә районында веломарафон узды
Бу юлы веломарафонда катнашучылар саны да күп иде. Велосипедта узышучыларга 3 километр ара барырга туры килде. Молодцы сынатмадылар. Узыш вакытында велосипедның чылбыры салынып изаланучылар булса да, финишка тиз арада килеп җиттеләр. Марафонда баручыларны ЮХИДИ һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасы озата барды. Әлеге ярышта өлкәннәр арасында беренчелекне Күшәрдән Разил Сәфәров алды, икенче...
-
Әтнәдә салкынча була, яңгыр да явар диләр
Иртәгә һава торышы +15 градус кына була, төнлә +12 тирәсе булыр дип вәгъдә итәләр. Дөрес, җомга +18, шимбә көнне +21 үк булачак. Ә төнлә һаман шул +10, +12дән артмый. Синоптиклар көн аралаш яңгыр да вәгъдә итәләр. Күрербез...