Әтнә таңы

2 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 2 сентябрь 2016 - 17:34
    Булганны ябып куюы берни түгел
    Ары башлангыч мәктәбендә "Белем бәйрәме" узды. Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бу аеруча куңелле мизгелләр. Менә җилләрдә чыныгып, кояшта кызынып йөри торгач, зур үсеп тә җиткәнбез.Зур өметләр һәм хыяллар белән мәктәп бусагасын атлап кереп белем дөньясына аяк бастык. Кайчандыр шаулап торган ике биналы мәктәпнең сыйныфларында быел бары ике бала белем...
    463
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 15:03
    Казаннан Франкфурт на Майне шәһәренә көзен дә рейслар тукталмый
    Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...
    456
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 13:01
    Әтнә юлында сак булыгыз
    Ашыт буена җитүгә бер-бер артлы тезелеп киткән төрле юл билгеләре каршы ала. Арада "Животные на дороге" дигәне бигрәк тә мөһим. Дөрестән дә, "Ашыт" сакланышы төзелгәч, биредә кошлар гына түгел, ерткычлар, җәнлекләр үзләрен бик иркен хис итәләр. Төнлә дә юл аркылы чыгып барган пошига тап булучылар бар. Үзем дә каршыга кинәт...
    462
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 11:27
    Әтнәдә узган республика көненнән фотомизгелләр
    Иртәдән көн болытлап, суытып торса да, кичкә көн җылытып җибәрде. Табигатьтә эшләрдән соң, әтнәләр рәхәтләнеп ял итсен дигәндер инде. Бәйрәм чарасы волейбол, веломарафон ярышлары беләе башланып китте. Бу юлы веломарафонда катнашучылар саны да күп иде. Велосипедта узышучыларга 3 километр ара барырга туры килде. Молодцы сынатмадылар. Узыш вакытында велосипедның чылбыры салынып...
    454
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 10:08
    Мәңге саклап була - «Әтнә таңы”
    Берничә елдан сатуга яңа буын 5D дискы чыкмагае. Һәрхәлдә уйлап табучылар оптимистик рухта. Әлеге диск 5 үлчәмдәге мәгълүматларны яздырырга сәләтле һәм миллиардларча ел буена саклана ала. Шул ук вакытта 360 терабайт мәгълүмат сыйдыра һәм 1000 градускача температурага чыдам. Дискка Кеше хокукларының гомуми декларациясен яздырганнар да инде. Берничә елдан мондый диск...
    460
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 09:11
    Әтнә балыкчысы, ә син беләсеңме?
    Сер түгел, балык тоту иң мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Әтнәдә дә балык тотарга яратучылар күп. Дөресрәге, авыл саен 2-3 кенә булса да балыкчы яши, зуррак авылларда күбрәк тә әле. Бу уңайдан балык тоту белән бәйле кызык мизгелләр белән таныштырмакчы булабыз, ишеткәнегез дә юктыр әле. Елга һәм күлләрдә яшәгән һәм тотылган иң...
    472
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 08:24
    Әтнә авыл хуҗылыгы техникумын тәмамлаучылар игътибарына
    Игътибар! Игътибар! Әтнә авыл хуҗылыгы техникумын тәмамлаучыларны бәйрәмгә чакыралар. Техникум дирекциясе Әтнә техникумын тәмамлаучыларны 9 сентябрь көнне техникумның 50 еллык юбилей кичәсенә чакыра. Бәйрәм кичәсе 8 сәгать 30 минутта башлана. Килми калмагыз.
    872
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 07:20
    “Народный контроль” аша хәбәр ит
    "Народный контроль" аша хәбәр ит Әгәр алкоголь эчемлекләрне легаль булмаган юл белән сату итү очракларына юлыксагыз, бу хакта "Народный контроль" аша хәбәр бирә аласыз. Инде килеп, хәбәрегезнең дөреслеге расланса, акчалата бүләккә лаек буласыз.
    448
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 07:04
    Әтнәләр ишеттегезме
    Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый. Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак...
    488
    0
    0
  • 2 сентябрь 2016 - 04:35
    Әтнә тикшерүчеләре 3 җинаять эше ачкан
    Август аена Эчке эшләр бүлеге тарафыннан судка 3 җинаять эше җибәрелгән. Аларның икесе - караклык, берсе - зыян күрүчегә авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен.Гаепләнүчеләр суд карарын көтә. Бу хакта бүлекнең тикшерүчесе Марат Әмиров хәбәр итте.
    379
    0
    0
Реклама