28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдәге янгын нәтиҗәләре
Янгын бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллиннан алган мәгълүматларга караганда, Олы Мәңгәрдәге янгын вакытында 8 рулон салам янып көлгә очкан...
-
Әтнәдә Өлкәннәр көне якынлаша
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар узачак. Олы Әтнә авылҗирлегенә кергән өлкәннәрне һәр елдагыча Әтнә дәүләт драма театры бинасына җыячаклар. Биредә тәм-томнардан, кайнар чәйдән авыз иткәннән соң, өлкәннәргә спектакль күрсәтелә.
-
Әтнә техникумында укучы "Ел студенты" булырмы
"Ел студенты-2016" Россия милли премиясенең республика сайлап алу турында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Йолдыз Таһир кызы Нәҗипова катнаша", - дип хәбәр итә уку йорты директоры урынбасары Резеда Гарипова. Бухгалтер белгечлегенә укучы кыз быел 3 курста белем ала. Башта конкурсның читтән торып үткәрелгән "Елның студентлар лидеры" номинациясендә...
-
Әтнә өлкәннәрен бәйрәм бүләге көтә
"Өлкәннәр көне уңаеннан, 3 октябрь көнне "Балкыш" фестиваленең зона туры катнашучылары Казанның "Яшьлек" мәдәният йортында үзешчән ветераннар белән узачак очрашуда чыгыш ясаячак. Әлеге бәйрәм якташыбыз Азат Фазылҗанов башлангычы белән оештырыла", - дип хәбәр итте безгә район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов. "Изгелек" социаль яклау үзәге дә өлкәннәргә бүләк әзерләгән....
-
Әтнәдә "пробный" БДИ башланды
"11 сыйныфларда укучылар район күләмендә "пробный" БДИ тапшыра башладылар.Шул ук вакытта мәктәпләрнең 5 сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлардан төп мәктәпкә күчү буенча мониторинг тикшерүе уза. Монысы республикакүләм уздырылучы чара. Шуның белән беррәттән мәктәпләрдә фән олимпиадалары башланып китте. Аларда ноябрь аенда районкүләм узачак олимпиадаларда катнашучылар ачыкланачак", - дип хәбәр иттеләр безгә район...
-
Әтнә мәктәбе яңалыклары
Олы Әтнә мәктәбендә Бөтенроссия олимпиадасының башлангыч туры дәвам итә - ул октябрь октябрь ае ахырында тәмамланыр диләр. Мәктәпнең V сыйныфларына "Старт диагностикасы" уздырганнар - рус теле һәм математика фәннәреннән укучыларның белемнәрен бәяләгәннәр. Моннан тыш мәктәптә "02 сөйли" исемле очрашулар үткән. Аны балиг булмаганнар белән эшләү инспекторы Дамир Һадиев звенолап -...
-
Әтнәләр Татар өчен җан атты
Хоккей буенча дөнья кубогының финалында Европа җыелма командасы Канада хоккейчылары белән очрашты. Барлык көчле көндәшләрен, шул исәптән Россия хоккейчыларын да откан Канадалар җиңүгә төп претендент саналса да, Европа хоккейчылары җитди каршылык күрсәттеләр. Шулай да Канада 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Ә менә Европа командасында иң яхшы уенчы булып Томаш Татар...
-
Әтнәдә узган "Милләтләр кроссы" җиңүчеләре исемлеге
«Милләтләр кроссы" йөгереше җиңүчеләре 13 яшькә кадәрге кызлар арасында: 1 урын - Әдилә Җиһангирова; 2 урын - Маргарита Мишуткина; 3 урын - Гөлгенә Хөснетдинова. 13 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр: 1 урын - Аида Ведушева; 2 урын - Илүзә Мәүлиева; 3 урын - Гөлинә Нигъмәтуллина. 13 яшькә кадәрге егетләр: 1 урын...
-
Әтнәләр Казан күренешен күрергә тели
200 һәм 2000 сумлык купюраларда яраткан шәһәрең рәсемен чагылдыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Әлегә Сочи шәһәре алда бара. Роза-Хутор һәм "Фишт" Олимпия стадионы өчен 255 меңләп тавыш биргәннәр. 249 меңгә якын тавыш җыйган Казан икенче урында бара. Сораштыруларга караганда Әтнәләрнең шактые яңа купюраларда Казан күренешләрен күрергә тели.
-
Әтнә егетен тагын Мәскәү тикшерде
Апрель аенда Арча-Әтнә хәрби комиссариатын Мәскәү тикшерде дип язган идем. Ул вакытта безнекеләрне генә тикшермәде Мәскәү, Саба белән Балтач та үтте бу тикшерүне. Хәрби учетның алып барылышын карадылар ул чакта. Нәтиҗәсе начар түгел иде, Россия буенча Татарстан беренче урынны алды. Бар да яхшы кебек иде, тик ТРның "Фидакәрь хезмәт өчен"...