8 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Сез икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәсез, сөт һәм ит җитештерәсез, гади генә әйткәндә, яшәеш өчен кирәк булган барлык нәрсә сезнең кул аша уза. Халыкны ел дәвамында көндәлек азык-төлек...
-
Әтнә театры коллективы гастрольләрдә
ОКТЯБРЬ АЕНА ТЕАТРЫБЫЗ РЕПЕРТУАРЫ 8.10.16 "Шимбә көн кич белән" Балтач районы, Чутай авылы 10.10.16 "Ике килен килендәш" Кама Тамагы районы Район мәдәният йорты 12.10.16 "Шимбә көн кич белән" Аксубай районы, Аксубай бистәсе 13.10.16 "Шимбә көн кич белән" Әгерҗе шәһәре 14.10.16 "Ике килен килендәш" Театр бинасы 15.10.16 "Шимбә көн кич белән"...
-
Әтнәдә гөмбәчеләр күп
Яңгыр явып узарга өлгерми, агачлык-посадка буйларын машиналы, җәяүле, чиләкле кешеләр каплап ала. Бар да гөмбә җыя. Әтнәдә бу яктан ярыйсы әле: күпчелеккә урманга кереп адашырмын дип куркасы юк. Ә татарстан буенча урманга гөмбәгә кереп, кире үзләре генә чыга алмаучылар турында еш ишетеп, укып торабыз. Яңа гына коткаручылар урманнан бер гөмбәчене...
-
Педагогларны зурладылар
Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә бер төркем педагоглар делегациясе республика күләмендә уздырылган бәйрәмдә булып кайттылар. Анда шулай ук мәгариф бүлеге мөдире Сәид Әхмәдуллин, урынбасарлары Гөлшат Закирова һәм Рамил Шәйхиев, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов, мәктәп директорлары Наил Габидуллин, Гөлүсә Рәхимҗанова, укытучылар...
-
Декада башланырга санаулы көннәр калып килә - "Әтнә таңы"
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр газетабызга 525 сум 72 тиенгә язылып була. Ташламалы ункөнлек биргән мөмкинлектән файдаланып калырсыз дип ышанабыз. 75 сумга арзаная бу вакытта "Әтнә таңы", ә болай 600 сумны кесәдән чыгарасы бар. Әлеге хәбәрне укысагыз, күршеләрегезгә, дусларыгызга да әйтегез. Почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша да язылырга...
-
Әтнәнең бәхетле дәү әнисе яза
Бәхетле картлык Мин - бик бәхетле әни, дәү әни. Гомеремнең алтын көзләрендә, гаилә җылысы тоеп, районыбызның иң матур, төзек авылларының берсендә гомер кичерәм. Хәзерге вакытта ике оныгым Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә белем ала. 30нчы сентябрь көнне олы оныгым Сәмигуллина Әдилә укыган 4нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Өлкәннәр...
-
Әтнәләр бүген сәүдә итә
Әтнәләрнең чираттагы ярминкәсе 8 октябрь көнне - бүген уза. Бу көнне 4 күмәк хуҗалыкның һәрберсе 500 литр сөт алып бара. Чират торып иртә белән үк алып бетерәләр. Моннан тыш 3 күмәк хуҗалык "КамАЗ" машиналарыннан бөртеклеләр белән сәүдә итә. Янә 2сендә терлек итләре була. Авыл җирлекләре өлеше дә саллы. Нәрсә генә...