9 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәлегә - 90 яшь
Наилә әби Нигъмәтҗановага күз тимәсен, әле 90 яшь биреп булмый. Хәтере әйбәт, сөйләгәнне елмаеп тыңлый да, үз фикерен әйтә. Бу элеккедән килгән гадәт күрәсең. Гомер буе6 балалар оешмасында эшләгән. Шул сәбәплеме, төгәл, шул ук вакытта үтә гадел. "Балалар өлешенә тимәдем", - дип бер генә кабатламады ул. Пенсиягә чыкканчы мәктәптә техник...
-
Әтнәләр, Күәм күперендә эш башланды
Без сезне тыңлыйбыз Әтнәләр, Күәм күперендә эш башланды Булмас, быел эшләнмәс, дигән идегез. Ә күперне яхшылап эшләргә җыеналар. "Безне сүкмәслек итеп, җиренә җиткереп эшлибез",- ди Казаннан килгән оешманың мастеры Айнур Әхмәтов. Сүрия МИНГАТИНА 30 нчы сентябрь көнне Күәм авылының убылып төшкән күпере янәшәсендә бер төркем эшчеләр кайнашты. Хәтерлисез булыр, бу...
-
Халкым бизәкләре фотоларда - "Әтнә таңы"
Халкыбызның милли үрнәкләрен саклау максатыннан, Кышлау мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Халкым бизәкләре" дип исемләнгән темага рәсем конкурсы үткәрделәр.
-
Әтнәдә кырау төште
Бүген Әтнәдә кырау төште. Иртән иртүк урамга чыгучылар кыштырдап торган үләннәогә игътибар итми калмаганнардыр. Арыдан Райлә һәм Фидаил Кадыймовлар да: - Бүген кырау төште...сулар да хәтта чираган...эх...гөмбә бетте инде.., - дип язганнар иде в контакте битендә. Фото да алардан.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме дип фикерләшкәннәр. Россия эчке...
-
Әтнә районы хакимияте башлыгы бәйрәм белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында...