Әтнә таңы

14 октябрь 2016 яңалыклары

  • 14 октябрь 2016 - 15:47
    Әтнәләр, үлүчеләр дә бар!
    Рейс автобусы һәлакәткә очраган: үлүчеләр дә бар 14 октябрь иртәсендә "Кавказ" трассасында "Мәскәү - Ереван" пассажир автобусы һәлакәткә очраган. Автобуста 45 кеше булган, дип хәбәр ителә. Аларның бишесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Сәламәтлегенә зыян килгән 27 кеше хастаханәгә озатылган. Алар арасында дүрт бала да бар. ЮХИДИ хезмәте китергән мәгълүматлар...
    427
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 15:02
    Әтнәдә агач утырталар
    Районның "Ашыт" мәдәни-спорт үзәге каршында 10 төп зәңгәр чыршы утырттылар.
    341
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:27
    Әтнәләр намуслы яши
    коррупциягә каршы Елдагыча мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге "Надо жить честно" исемле иҗади республика конкурсы узды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиевтән алган хәбәрләргә караганда, конкурста барлык мәктәпләр дә актив катнашкан. Шушы көннәрдә мәгариф бүлеге конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләрен игълан итте. Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән түбәннән укып таныша аласыз:...
    432
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:07
    " Вәсиләсез авыр" - "Әтнә таңы"
    Илгиз Габдерәкыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч, ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли. - Илгиз, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Исәнмесез. Очрашуга хастаханәдән килдем. Әлеге вакытта әни анда балалар белән дәвалана. Стресстандыр­мы, Кәрим чирләде. Камиләгә...
    458
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 10:53
    Әтнәләр тавыш бирүдән читтә калмыйк
    «Народный участковый» Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы башланып китте. Әтнә районыннан соңгы этапка өлкән участок вәкиле, полиция майоры Илнар Нәфик улы Закиров үтте. Үзебезнең район вәкиле өчен сез дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге сайты " Народный участковый" бүлегенә керергә кирәк. Тавыш бирү 16 октябрьдә төгәлләнә.
    425
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 09:54
    Әтнәдә дуңгызларның Африка чумасы әлегә юк
    Дуңгызлар арасында Африка чумасы авыруы киң таралды. Ул үтә йогышлы вируслы авыру. Россияда беренче тапкыр 2008 елда теркәлде. Африка чумасы кыргый дуңгызларда да була. Чир бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Авыру 100% үлем белән тамамлана. Африка чумасы йокмасын өчен дуңгызларны ябык торакларда асрарга кирәк, урамда йөртмәскә....
    417
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 08:07
    Әтнәләр, җир салымы ничек түләнә?
    Әтнәләр, җир салымы ничек түләнә? Татарстан Республикасының Әтнә районы прокуратурасына авыл торак пунктларында яшәүчеләрдән җир салымын түләүне аңлатуны сорап аноним мөрәҗәгать керде. Түбәндәгеләрне аңлатып китәм. Нурия САБИРҖАНОВА, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе. Җир салымы нәрсә ул һәм аны ничек аңларга? Бу - җирле салым, салым салынучы объект кайсы җирлектә урнашса,...
    409
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 06:23
    Әтнәләр, “Условник” операциясе башлана
    17 нче октябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр "Условник" операциясе башлана. "Шушы операция кысаларында учетта булган хөкем ителүчеләр тикшереләчәк", - дип хәбәр итте җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.
    390
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 04:12
    Әтнәдә “Бантиклар” бәйрәме үтте (Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан фотолар)
    Олы Мәңгәр балалар бакчасы күптән түгел генә үзенең кечкенә генә юбилеен - ачылуга бер ел булуын билгеләп үтте. Шушы уңайдан бакчада балалар һәм тәрбиячеләр катнашында матур бәйрәм чарасы оештырылды. Сабыйлар да, тәрбиячеләр дә бакчага күбәләк - бантиклар тагып килде. Тәрбияче апалар күңелле уеннар оештырды, бергәләп күңел ачтылар. Бүгенге көндә биредә...
    484
    0
    0
Реклама