Әтнә таңы

18 октябрь 2016 яңалыклары

  • 18 октябрь 2016 - 17:32
    Әтнәләр, “Кайда янгын икән..?”
    Кичкә таба Олы Әтнәнең үзәк урамыннан янгын сүндерү машинасы кычкыртып, зур тизлектә узып китте. "Белмисезме, кайда янгын икән?"- дип шалтыраттылар укучыларыбыз. Янгын сүндерү бүлекчәсе белән элемтәгә кердек. - Янгын юк, борчылмагыз, кибет янындагы чүп өеме генә янып киткән,- дип җавап бирделәр. Алла сакласын, була күрмәсен. Сакланыйк!
    941
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 17:09
    Әтнәләр, нидер калган әле...
    Балачактан калган дусларга Балачактан әле нидер калган Дөнья гамен җыйган күзләрдә. Шаянлыкның әле эзе яңа... Акыл гына хуҗа сүзләргә... Очрашканда хәзер картлар сыман Үткәннәрне урый күңелләр. Юкса борын асты яңа кипте, Без күпләргә әле сеңелләр. Әле маңгай җыерчыкны белми, Яшәү үзе безгә табына. Тик нигәдер бу тынгысыз йөрәк Узган көнне...
    712
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 16:04
    Премьер-министр тормыш хәлебез яхшырачак ди - "Әтнә таңы"
    Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе узган елгы күрсәткеч белән тигез, әмма халыкның реаль кереме сизелерлек ким. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдергән. Шул ук вакытта илнең икътисади хәле дә мактанырлык түгел. "Халык акчаны азрак тота башлады, ә бу икътисадка килеп тоташа", - ди Премьер-министр. Шулай да сәнәгатьнең аерым тармакларында үсеш күзәтелә....
    487
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 14:34
    Әтнәләр, сизми дә каласың икән...
    Редакция почтасыннан Сизми дә каласың икән... Уза икән гомерләр. Өлкәнәюеңне сизми дә каласың. Гомер үткән саен күңелләр нечкәрә, күзләргә яшьләр ешрак тула. Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була. Балаларыңның, туганнарыңның, дус һәм танышларыңның җылы карашы, ихтирамы сине күкләргә күтәрә... Күптән түгел генә булган очрашулардан соң бу сүзләргә тагын...
    643
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 12:31
    Әтнә мәчетләрендә Коръән ашлары еш уздырыла
    Күәмдә матур гадәт бар, ел саен теләге булучыларны мәчеткә чакырып, Корбан ашы уздыралар. Быел да үтә ул. Оештыручыларның берсе - Рафисә апа - инде ничә буын шәкерткә дин сабагы биргән мөгаллимә сүзләренә караганда, ул быел вакытында үткәрелә алмады. Теләге булучылар белешеп, килә алалар. Биредәге чараның төп өлешен вәгазьләр алып тора....
    696
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 11:04
    Әтнәдә сөт күп
    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 октябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, ай башына карата сөт саву барлык районнарда да кимеде. Республика буенча кимү 86 тонна ук тәшкил итә. Бу фонда Әтнәнең 600 килограмм кимлеге бик куркыныч сан түгел. Безнең районда бу көнне 145 тонна сөт савылды. Алдагы елга карата...
    554
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 09:30
    “Алтын яшьләр” яхшы ял итә - “Әтнә таңы”
    Без генә ул - туган көн түгел, туй уздыру өчен дә акчаны кредитка алабыз. Россия олигархының улы 18 яшьлек туган көнен билгеләгән әнә. Бу чара аның әтисенең кесәсенә 12 миллион сумлык итеп суккан. Life.ru басмасы шулай дип хәбәр итә. Бәйрәм чарасы үтә торган урынны 6 миллион сумга "снимать" иткәннәр. Аларның...
    657
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 08:03
    Әтнә укучылары - "Авиамодель" осталары
    16 октябрь көнне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" нең "Авиамодель" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар Хөснетдинов Алмаз һәм Ахмеров Павел, җитәкчеләре Гущин Евгений Александрович белән, Югары Ослан районында үткәрелгән Республикакүләм яшь авиамоделистлар ярышында катнашып кайттылар. Ахмеров Павел кечкенәләр номинациясендә үзе ясаган самолет моделен очырту буенча ярышта икенче урын яулады. Зурлар номинациясендә Хөснетдинов Алмаз...
    569
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:00
    "Әтнә таңы"на арзан чакта язылып калыгыз
    махсус ункөнлек Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Махсус декада - газетабызга ташламалы язылу мөмкинлеге бирүче ункөнлек дәвам итә. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Исегезгә төшерәбез: 13октябрьдән 23 октябрьгә кадәр "Әтнә таңы"на нибары 525 сум 72 тиенгә язылырга була. Ташламалы бәя оешмаларга кагылмый. Алар 690 сумга языла. Бу ункөнлектә газетабыз 75 сумга арзаная,...
    474
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 06:33
    Әтнә карагы суд каршында җавап бирәчәк
    Урлашасың икән - җавабын да бир "Күшәр» күмәк хуҗалык территориясеннән зур күләмдә люцерна орлыгы уралучы тоткарланган. Әлеге кырын эше өчен абзый җинаять җаваплылыгына тартылган. "Урлау очрагы буенча тикшерү эше бара. Мондый эшкә барыр алдыннан, ахыргы нәтиҗәләре турында уйласыннар иде" - дип кисәтә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Илшат Зиннәтуллин.
    625
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 05:28
    Тагын үлемгә китергән һәлакәт - " Әтнә таңы"
    Һәлакәт шимбә төнендә Казанның Залесный бистәсендә булган. (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә төнге 1нчедә Казанның Залесный бистәсендә җитди юл һәлакәте булган дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 нчы модель "Лада" белән идарә итүче 25 яшьлек...
    649
    0
    0
Реклама