19 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырырга ярамый"- "Әтнә таңы"
Киләсе елда Татарстан бюджетында чыгымнар 7,6 миллиард сумга күбрәк булачак дип фаразлана. Дөрес, 2017 ел казнасы тулысынча исәпләнеп бетмәгән әле. Алай да алда безне ни көтә дип баш ватасы юк. Президент акча турында сөйләшкәндә йокымсырап утырмаска киңәш итте. Хөкүмәт йортында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2016 елның тугыз аенда...
-
Әтнәләр каз тутыра
Тутырылган каз Быел районыбызда каз асраучылар күбәйде. "Файдасы бардыр, үстермәсләр иде", дип фикер йөртә халык. "Бар билгеле, беренчедән, үзеңнекен ашыйсың, икенчедән, сатып акча эшләргә була. Өченчедән, ишек алды, бакчаларда каздан соң бер-ике ел чүп үләне үсми. Күпләп санап була билгеле. Өстәлгә менеп кунаклаган менә мондый казны күргәч, авызга сулар килеп...
-
Әтнәнең Сибгат Хәким музеенда – Үзбәкстанның сәнгать эшлеклеләре
Бүген Әтнә районының Күлле Киме урта мәктәбенең бер почмагында урнашкан якташ шагыйребез Сибгат ага Хәким музеена бер төркем, ике дистәгә якын кунак - Үзбәкстан татарлары, Үзбәкстаннын атказанган җырчылары, сәнгать эшлеклеләре кайтты. Әлеге делегацияне, районыбызның мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт советы депутаты Ринат...
-
Әтнәләр дә мәгарифтән риза түгел
Татарстан педагоглары укытучылар өчен БДИны бетерүне таләп итәләр. Бу уңайдан махсус петиция язып, РФ һәм ТР мәгариф министрларына җибәргәннәр. Мәгариф турындагы Законда бу хакта берни әйтелмәгән, бу педагоглар хокукын бозу дип саный алар. Дөрестән дә, укытучыларга аттестация һәм квалификацияне күтәрү генә җитмәгән, инде ел саен БДИ бирергә кирәк... Бу гына...
-
Әтнә машинасын бәрдергәннәр
Кичә Әтнәнең йөртергә өйрәтүче учебный машинасын бәреп киткәннәр. Кара төстәге " Лада - Приора" бәрдергәннән соң, качып киткән. Моның буенча тикшерү эше дәвам итә. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев вак юл һаләкәтенә очраган һәм үзара килешүгә килгән очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтеп тормыйча, схема сызып, ЮХИДИ бүлегенә...
-
Әтнә аккошлары канат кага
Эшкә "Ашыт" сакланышы аша барып-кайтып йөрим. Биредәге матурлыкны күреп хозурланам. Ә беркөнне аккошларны кабат күрү бәхетенә ирештем. Безнең автомобиль өстеннән очып үттеләр, берсе караңгы төстә иде әле. Аңлавымча, әти-әниләре аларны ерак юлга - җылы якларга очарга әзерли.
-
Әтнәләр янгыннан сак булыйк
Мөнәсәбәт Ут - күздән сак булыйк Карактан кала, янгыннан калмый, - диләр безнең татарда. Дөрестән дә, карак бөтен нәрсәңне күтәреп чыга алмый, ә менә янгыннан өең генә түгел үзеңнең дә исән калуың икеле. Статистика буенча, кеше үлеменә китерә торган янгыннарның күбесе торак секторында килеп чыга. Биш баланың һәм аларның әниләренең...
-
Җөлби юлын ник оныттылар? –“Әтнә таңы”
Сез сораган идегез Җөлби юлын ник оныттылар? Җәйлектә байтак авыллар юллы булды. " Быел Җөлби халкы юллы булачак", дип үзегез үк яздыгыз, ә без һаман юлсыз. Ник Җөлби юлы гел читтә кала? Яңа Җөлби авылы халкы Әнә шулай дип шалтыраталар безгә, социаль челтәрләге ачык группаларга да язып куялар, исемен куйганы...
-
Әтнәгә Казан психологы килде
Олы Әтнә мәктәбе сайтыннан алган хәбәрләргә караганда, биредә югары сыйныф укучылары Казаннан килгән психолог, фәннәр кандидаты белән очраштылар. Псилогның сүзләре гадәти кешенекеннән үтемлерәк. Биредә ул укучыларга һөнәрнең мөһимлеген, һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге ролен һәм һөнәрне дәрес сайлау юлларын, һөнәр сайлауның җаваплы эш икәнен дәлилли. Очрашу барышында укучыларга "Һөнәрләр азбукасы" исемле презентация...