Әтнә таңы

4 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 4 ноябрь 2016 - 15:43
    Әтнәләр, пенсия яше үзгәрә
    Тиздән хатын-кызлар 63, ир-атлар 65 яшьтән генә лаеклы ялга китәчәкләр. Әлеге үзгәрешләр дәүләт хезмәтен үтәүче аерым гражданнарга кагыла. Ел саен әлеге мөһим структурада түгүчеләрнең лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге 6 айга озайтылачак. Шулай итеп 2023 елда хатын-кызларны пенсия яше 63, ир-атларныкы - 65 яшь тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта эш стажы...
    711
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 15:16
    Әтнәләр, сак булыгыз, автобус ауган
    Бүген юлга чыгучылар сак булыгыз, Югары Ослан районында бүген 13 сәгать 45 минутта "Тәтеш-Казан " рейс автобусы М-7 борылышында авариягә очраган. 5 пассажирга шунда ук медицина ярдәме кирәк булган, зыян күрүчеләр бар дип хәбәр ителә http://www.chelny-izvest.ru/ "Челнинские Известия" газетасында.
    977
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 14:35
    "Әтнә таңы"н күбәләкләр саклый
    Күбәләкләр юкка чыкканга байтак инде, тышта салкын һава хөкем сөрә. Ә безнең редакциядә ике күбәләк яши. Без килүгә оча башлыйлар, уйнаклыйлар, азрак күздән дә югалып торалар. тагын пәйда булалар.Ияләндек. Беркәнне бер күбәләгебез юкка чыкканга борчылдык, үлгәндер дип уйладык. Ә ул каяндыр тагын килеп чыкты. Хәлсезләнә башласалар, чәчәк аткан гөлләргә алып...
    702
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 13:30
    Әтнәдә дә балалар бакчаларына түләү 2017 елдан кимерме?
    Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан. Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган. Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән...
    643
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 13:16
    “Суслонгер”, дип җан бирәсем килмәде... - "Әтнә таңы"
    Иңнәрендә - ил йөге "Суслонгер", дип җан бирәсем килмәде... "Гомерем буе йөрәгемнән китмәде Суслонгер: әнием Суслонгер дип саташып үлде, әнекием Суслонгер дип акылыннан язды, Суслонгердан килгән хатларны саклап, минем дә Суслонгер дип җан бирәсем килми, алып бар мине, кызым, Суслонгерга, дидем" - дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Шәкәнәчтә яшәүче 78...
    1033
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 11:28
    Әтнәләр, район башлыгы котлый
    Хөрмәтле райондашлар! Без ике дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез - 4 ноябрьдә: Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә: Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Халыклар бердәмлеге көне төрле диндәге, милләттәге, катламдагы кешеләрнең чит ил басып алучыларына каршы көрәшеп, үз Ватаны бәйсезлеген саклап калган күп гасырлы Россия тарихының данлы һәм героик вакыйгаларына барып тоташа. Бердәмлек...
    396
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 11:10
    Әтнәдә күпбалалы гаиләләргә йортлар төзелә
    Әтнә районының Каенсар һәм Казак Үртәме авылларында гомер кичерүче күп балалы гаиләләренә йортлар төзелә. Каенсар авылындагы җиде балалы гаиләгә төзеләсе йортның түбәсе ябылып бетеп килә. Ә менә Казак Үртәме авылында йорт төзү эшенә керешеп, стенасын өя башлаганнар. Бүгенге көндә Олы Әтнә авылында соцаль ипотека нигезендә төзелеп килгән өч этажлы йорт...
    693
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 10:29
    Әтнәләр, яңа һөнәри бәйрәм
    18 декабрь - Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. (Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул ителгән карар нигезендә, 18 декабрь Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы...
    684
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 09:00
    Әтнәләр, төп башына утырасыгыз килмәсә укыгыз!
    Халыкны мошенникларның начарлыгыннан, җинаятьтән саклау нияте белән гел кисәтеп язып торабыз һәм алдана торабыз тагын. " Мошенниклык, нигездә, чегән милләтеннән булган адәмнәр һәм "дәвалыйм", "бозым чыгарам" кебек "хезмәт күрсәтүчеләр", үзләрен социаль яклау яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәре итеп күрсәтүче шартлатаннар тарафыннан башкарыла", - дип кисәтә Әтнә полиция хезмәткәрләре. 20 сентябрь...
    640
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 07:14
    Әтнәләр - "Бөртектән көшел"
    Илдар Низамов "Бөртектән - көшел" Китапханәче өчен иң зур бүләк китап икәнен чамалыйсыздыр. Күптән түгел якташыбыз, танылган язучы, филология фәннәре докторы, публицист, галим, журналист Илдар Мәлик улы Низамовның "Бөртектән - көшел" исемле яңа гына басмадан төшкән китабын бүләк итеп алдым. Китапта авторның парчалары, публицистик әсәрләре, хатирәләре урын алган. Илдар Низамов...
    726
    0
    0
  • 4 ноябрь 2016 - 04:44
    Әтнәләрдән бәйрәм табынына " Баллы пәхләвә"
    ИНГРЕДИЕНТЛАР: ● 3 стакана он ● 1 стакан минералка ● 1 ч. кашыгы шикәр комы ● 1 чеметем тоз ● 3 а.к. аракы ● 1 а.к. сметана Әзерләү: 1.Онны тирән савытка салып уртасын чокырлыйбыз. Шул чокырга сметана, минералка, аракы,тоз,шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. 2.Өстәлгә он сибеп, камырны бераз басып, салфетка...
    414
    0
    0
Реклама