Әтнә таңы

7 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 7 ноябрь 2016 - 17:03
    Әтнәләр Илфат белән хушлашты
    Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә. Соңгы елларда арабыздан нәкъ менә тормыш сукмагына яңа аяк басканнарның вакытсыз гүргә керүләре күңелләргә шом сала. Бәйрәм ялларында яшь егетнең үлеме районыбызның бар халкын тетрәндерде. Көтмәгәндә, йөгереп йөргән җирдән... үз машинасында. Чишмәле Сап авылы егете Илфат Марат улы Сабировның үлем хәбәренә ышана алмый, кабул...
    1023
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 15:29
    Әтнәләр, 3-4 сум файда калган...
    Сыер урынына - кәҗә Сыер гомер-гомергә авыл кешесенең туендыручысы булган. Бүген дә аны гаиләгә бераз булса да керем чыганагы итеп күрүчеләр бар. Тик андыйлар саны елдан-ел кими бара. Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сыер тоткан кешеләргә ярдәмне арттыргач, ул кимү туктады, 18 районда сыер саны, киресенчә, артып та киткән....
    1040
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 14:38
    Әтнә тамашачыcы рәхәтләнеп ял итте (фотоларда)
    "Бердәмлек һәм дуслык" көне уңаеннан Кышлау мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән зур концерт булды. Бу хакта хәбәрчебез Рәйсә Зарипова хәбәр итә. "Концерт бик ошады. Кышлау һәм Яңа Шашы авылы үзешчәннәре белән берлектә үткәрелгән концерт бик матур булды. Яшь аралары төрлечә булган җырчылар һәм биючеләрне тамашачылар алкышларга күмделәр. Ә...
    950
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 12:49
    Әтнә районы Бәрәскә авылында янгын чыкты
    Әтнә районы Бәрәскә авылының И.Гобәев хуҗалыгында янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә йорт-куралтыга зыян килде. Сарай янып бетте. Янгынны электр чыбыкларыннан чыккан дип фаразлыйлар. Верандадан чыккан янгынны сүндерсәләр дә, сарайга сикергән ялкынны җиңә алмыйлар. Сарай бөтенләе белән яныа бетә. - Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе...
    940
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 11:37
    Әтнә юлларында һәлакәтләр саны арткан
    Бәйрәм атналары да узып китте. Кары да яуды, бураны да булды. Аяк астын җебетеп тә алды, бозлавык ясап катырып та куйды. Шуңа да юлларда һәлакәтләр саны артып китте. Атна барышында безнең районда гына да 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. Аллага шөкер, зыян күрүчеләр юк. Документларын "өйдә онытып калдырган" өчен биш...
    686
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 10:32
    Әтнәләр Казан халкын тәмле сөт белән сөендерәләр
    Әтнә районы авыл хуҗалыгы үзешчәннәре Казан халкын тәмле сөт белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Көзге ярминкәләр кысаларында әтнәләр һәрвакыттагыча сөт, ит продукциясе белән шәһәр халкын сөендерүләрен дәвам итәләр. Сөтне 2 тонна, итне 500 килограмм һәм 20 тонна ашлык алып баралар ярминкәгә. Моннан тыш, төрле кайнатмалар, чөгендер, кишер, алма, кабак ише яшелчәләр...
    700
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 08:49
    Әтнәләр, өч үзбәкне кайтарып җибәрделәр
    24октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр районыбызда "Легаль булмаган мигрант" операциясе узды. Әлеге операция барышында 11 административ протокол төзелде. Чит ил гражданнары яшәгән, эшләгән авыл җирлекләре, оешмалар, фатирга кертүчеләр тикшерелде. " Өч үзбәк гражданины суд карары нигезендә үз илләренә кайтарылды", - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте башлыгы Лира...
    402
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 07:39
    Әтнә яшьләре “Каурый каләм” старт алды
    Яшь журналистларның "Каурый каләм" Бөтенроссия конкурсы старт алды Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, "Ватаным Татарстан" "Ирек мәйданы" һәм КФУның "Дарелфөнүн" газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан...
    833
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 06:39
    Әтнәләр, исегезгә төшерәбез!
    Татарстан Гидрометереология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 7 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республика юлларында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан булуы көтелә. Көндез Татарстанда көчле кар һәм буран булуы көтелә. Күз күреме 1 мең метр, җил секундына 15 метр. Юлларлда кар көртләре, бозлавык сакланачак.
    708
    0
    0
  • 7 ноябрь 2016 - 05:09
    Әтнәләр, Яңа ел каникуллары кыскартыла
    Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 Февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре ялларын озынайтты. Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә...
    687
    0
    0
Реклама