Әтнә таңы

11 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2016 - 19:01
    Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы көчле бозлавык булу сәбәпле, мәктәпләргә укытмаска киңәш итте – “Әтнә таңы”
    Бу хактаинтернет чыганаклары хәбәр итә. Шул ук вакытта мәктәп автобусларын да юлга чыгарырга ярамый диелгән. Инде хәбәр иткән идек, бүген Әтнә районы мәктәпләре автобуслары юлга чыкмады.
    706
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 18:00
    Әтнәдә сөтне күпмедән алалар
    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел 7 ноябрьгә Әтнә шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыю бәясе уртача 20 сум 10 тиен тәшкил итә. Бер ай эчендә ул 2 сум 10 тиенгә күтәрелгән. Иң зур саннар - Аксубайда. Биредә сөтнең килограммын 22 сумнан җыялар. Дөрес, бер ай элек 17 сум...
    953
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 17:01
    Әтнәләр, бүгенге көн мәхшәре: йөзләгән авария... (фотолар)
    Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтү таратты. 11 ноябрьдә көндез, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Гидрометеорология үзәге хәбәре буенча бүген һәм киләсе тәүлектә республикада һәм Казанда көчле явым-төшемнәр көтелә. Ул юеш кар, бозлы яңгыр, яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук томан, төнлә һәм...
    716
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 16:32
    Әтнәдә суыклар көтелә
    Бозлавык юлдан барганда арты белән утырган танышым: "Хет көчле суыклар башланса икән. Болай азапланмас идек", - дип өзгәләнде.
    974
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 15:01
    Әтнәдә мәктәп автобуслары юлга чыкмады
    Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин әнә шулай диде.
    966
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 13:23
    Әтнә Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесенә медаль тапшырылды
    Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шушы уңайдан Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтләре өчен министрлык тарафыннан дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов "За отличие в службе 2-й степени" медале белән бүләкләнде. "За отличие в службе 3-й степени"...
    1195
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:20
    Әтнә урамнарына комлы катнашма сибелә
    Бүген юлда йөрүчеләр кайсы якка карарга белми тилмерәләр, тик кая карасаң да юк, урамнар көзге кебек, карга чыгып карыйсың анысы да бозланып каткан, хет күтеңә утырып шу, алай шуучылар да булгандыр... Бар урамда да шушы хәл иде иртән. - Иртәдән тракторны чыгардык, комлы катнашма сибә, көн дәвамында эшләячәк инде ул,...
    986
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 09:51
    Әтнәләр, “Ашыгыч ярдәм” хәбәре
    Бүгенге көн күпләрегезне хафага салгандыр, егылучылар аз түгел, имгәнүчеләр, юл һәлакәтләре исәпсездер... - бозга басуга күңелгә әнә шулар килә... - Аллага шөкер, әле ул дәрәҗәдәге зур һәлакәтләр юк, вак-төяк кенә... Аяк-куллар сындырып килүчеләр дә булмады, аварияләр дип чакыручылар да юк... Шулай тыныч кына узып китсә ярар иде бу көн, дип...
    981
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 08:27
    "Ак Барс" җиңүгә иреште - "Әтнә таңы"
    Кичә Казанның "Ак Барс" хоккей клубы КХЛның "Көнчыгыш" конференциясендә төп көндәш саналган Магнитогорск шәһәренең "Металлург" клубын отты. Магнитогорск шәһәрендә узган очрашуның төп вакыты, хәтта овертайм да уртак исәп - 2:2гә тәмамланды. Көндәшләр клубыннан кайчандыр бездә уйнаган "йолдыз" - татар егете Данис Зарипов та безнең капкага алка кертте. Тамашачы бик яратып...
    971
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:21
    Әтнәле тавык-үгез мәхәббәтенә соклана
    Хәтерлисездер, кызык кадрларга дучар булсагыз, хәбәр итегез, дип сораган идек. Гөлназ Вәлиева менә шундый очракка дучар булган һәм үз фикерләрен шигъри юллар аша җиткергән. Кызык бит! Сез дә укыгыз. Мәхәббәтем бигрәк көчле Абзардагы үгезгә! Тавык-үгез мәхәббәтен Чәйнәсеннәр мәңгегә...
    682
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:12
    Әтнәләр, Татарстан синоптиклары көчле бозлавык турында кисәтү таратты
    11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Татарстанда көчле бозлавык турында игълан ителде. Ашыгыч хәбәрне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе таратты. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык көтелә http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/11/129508/
    670
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:01
    Әтнә җәяүлеләре юл бирә
    Район үзәгендә урнашкан җәяүлеләр кичеше автомобиль йөртүчеләр өчен баш авыртуына әйләнде бүген. Асфальт та, тротуар да көзге сыман тоташ боз белән капланды. Колонна булып тезелгән автомобильләр әнә уш җәяүлеләр аркылы уза торган җиргә җитәләр дә, туктарга мәҗбүр булалар - җәяүлеләргә юл бирәсе бар бит. Шуннан урыннан кузгалып китә алмыйлар, аларга...
    692
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 04:43
    Автомобильгә кышкы суык ничек тәэсир итә - "Әтнә таңы"
    Суыкта йокыдан тору үзеңә дә авыр, ә автога бу икеләтә кыен. Чөнки көчәнеш аркасында тимер частьләр бик тиз тузарга мөмкин. Аннан соң, тиз арада юлга кузгалырга кирәк була. Моңа ачыклык кертергә тырышып карыйк. Гадәттә, иртән машинаны тиешенчә җылытыгыз, шунсыз кузгалмагыз, диләр. Бу хакта машина китабында да язылган. Ә бит авто...
    682
    0
    0
Реклама