25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә буран һәм бозлавык
Гидрометеоүзәк һава торышы кабат начарлана дип кисәтә. Әтнәләр, нык кирәк булмаса юлга чыкмавыгыз хәерле.
-
Фаҗигале юл һәлакәте
"Күршеләрдә юл һәлакәте" дип яза Балтачның "Хезмәт"е. Безнең дә күршеләр - "ут күршеләр".
-
Әтнәлеләр фатирлы булды
Республика Программасы нигезендә, районның опека һәм попечительлек бүлегендә учетта торган 4 кешесенә агымдагы елда фатирлар бирелде.
-
Әтнәдә матур бәйрәм итәләр
Арыда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, башкаларныкыннан бер башка өстен итеп билгеләп үтәргә тырышалар. Арыдагы Балалар Сабан туе, Гашыйклар көне турында безнеке генә түгел, инде республика халкы хәбәрдар. Гел яңалык эзләп, үзенчәлеклелеккә омтылган мәдәният йорты мөдире, аңа һәрдаим ярдәм кулы сузучы җәмәгате, тырыш авыл яшьләре, хәтта өлкәннәре ярдәмендә теләгәннәренә ирешәләр дә биредә....
-
Елмаеп алыйк әле
Хатыны: «Шахтада ничек анда?» - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә дә, бер чиләк су белән, бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерә башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә. - Монысы...
-
Арчада - уртак исәп
Альфред Ваһапов җитәкчелегендәге волейболчылар командасы Арчага барып, иптәшләрчә очрашу уздырып кайтты.
-
Әтнәләрне Фаил Гәрәев җитәкли
"Әтнә бадминтончылары Татарстан Республикасы чемпионатының зона ярышына баралар, аларны спорт мәктәбе тренеры Фаил Гәрәев җитәкли", - дип хәбәр иттеләр "Ашыт" мәдәни-спорт үзәгеннән.
-
Бары тик Яңа елга кадәр генә
Хөрмәтле әтнәләр, районыбыз кунаклары! Бары сезнең өчен генә Яңа елга кадәр кызыклы тәкъдимнәребез бар. "Әтнә таңы" газетасы аша дусларыгызны, туганнарыгызны, хезмәттәшләрегезне бары тик 500 сумга гына котлый аласыз (48 кв.см-8 модуль). Котлауларыгыз atnya-rt.ru сайтын да урнаштыралачак. Районыбыз эшмәкәрләре игътибарына! Яңа ел бәйрәме уңаеннан узасы чаралар турындагы белдерүләрне 20 процент ташлама...
-
Әтнәле лифт шахтасына егылган
Интернет челтәре лифт шахтасына төшеп вафат булган ир-ат турында язып "гөж" килде. Безнеке булган бит ул...
-
Әтнә балалары яңа технологияләр өйрәнә (фотолар)
Яңалык Mimio - сабыйлар өчен Бәрәзә балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен район семинары булып узды. Семинар " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Mimio интерактив технологияләрен куллану" темасын үз эченә алды. Ул " Хуш киләсез, кунаклар! " исеме астында сәләмләү белән башланып китте. Милли киемнәр кигән балалар татар халкының гореф...
-
Күлле Кимедә - "Иң яшел сыйныф"
Күлле Киме мәктәбе белән элемтәгә чыгып, яңалыклар белән таныштык.
-
Әтнәдә 10 хуҗалыкны тикшерделәр
Узган елны "Изгелек" социаль үзәгендә учетта торучы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы буенча махсус приборлар урнаштырылган иде.Кичә аларның ничек эшләвен тикшереп чыктылар. Янгын куркынычсызлыгы һәм социаль үзәк вәкилләре составындагы комиссия районның 10 хуҗалыгында булды.
-
Әтнә сыерларын УЗИ тикшерә
Бүгенге көндә "Ветстанция" мал табиблары шәхси хуҗалыкларга барып, УЗИ аппараты белән сыерларның буазлыгын тикшерәләр. Кирәк булса, "Ветстанция" белән элемтәгә кереп, белешә аласыз.