17 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган
Ел башыннан республикада 301 - икешәр һәм өчәр игезәк туган.
-
Җир үз максатында файдаланырга тиеш
Район прокуратурасы тарафыннан Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Карл Маркс урамы, 99а йорты буенча урнашкан шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б.ның тимер бетон эшләнмәләр җитештерү оешмасында федераль закон таләпләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында шәхси эшмәкәр Мортазин Ф.Б. эшчәнлегендә җир турындагы зокон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. Эшмәкәр шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен бирелгән...
-
“Экология буенча күп эшлибез”
7 октябрь көнне "Школьный экопатруль" исемле III республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле була. Быел катнашучылар арасында 1000 һәм күбрәк балл җыючылар да бар. Аеруча Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спасс, Ютазы укучылары актив катнаша. Конкурсның идеясе түбәндәгедән гыйбарәт: телефоны булган һәр укучы, укудан тыш вакытта, чүп-чар өемнәрен - чүплекләрне фотога төшереп...
-
Район юлларында «Тоннель» операциясе
Район юлларында «Тоннель» операциясе узуы турында хәбәр иткән идек. Ул ике көн дәвамында узды. Операциянең беренче көн нәтиҗәләре буенча, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучылар ачыкланган. Руль артына куркынычсызлык каешларын такмыйча утырган бер йөртүчегә бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Машинаның утлары яндырылмаган килеш район юлларында җилдерткән дүрт...
-
Зиләбез җиңүче булды
«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында Татармультфильм студиясе тарафыннан Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» мультипликацион рәсемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелүе турында язган идек. Әлеге мастер-класста сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөрүчеләр катнашты. Һәм менә сөенечле хәбәр, Олы Әтнә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Галимҗанованың эше бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булып танылган. Шушы...
-
Музей яңартылачак
Арча шәһәрендә узачак "Бөтендөнья Татар яшьләре форумы"нда Әтнә районыннан вәкил буларак Ш. Мәрҗани музее директоры Зилә Зиннәтуллина катнашачак. Ә менә Луиза Шәмсиева җитәкләгән Сибгат Хәким исемендәге музейга быел "Иң яхшы музей" буларак дәүләттән 100 мең сум күләмендә акча бирелгән. "Шул акчаларга әлеге музейда вак-төяк ремонт эшләре башкарырга, яңартып җибәрергә планлаштырабыз",...
-
Юлларга таш җәелде
"Күлле Киме авылында ике су башнясы ябык тора. Шушы уңайдан, "Чиста су" программасы буенча җир алырга йөрибез, - ди авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев. - Киләсе елга, Алла боерса, шушы программа нигезендә, су булыр дип өметләнәбез. Ары авылы юлларына таш җәелде. Ерак авыл буларак Яңа Бәрәскәгә янгынга каршы мотопомпа алып...
-
Балалар да күреп үсә
"Мәктәбебездә Корбан гаете уңаеннан корбан ашы уздырыла. Ул бездә ел саен авыл мәчете белән бергәлектә үткәрелеп, матур традициягә әйләнде. Укучыларыбыз мәктәпкә бәйрәм уңаеннан яулыклар ябып, кәләпүшләр киеп килделәр. Аш иң элек балалар белән уза. Укучылар Коръән сүрәләре тыңлый, үзләре дә укый. Соңрак мәчеткә йөрүче авылдашларыбыз һәм укытучылар өчен уза. Бу...
-
Кимибез, җәмәгать
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, август аенда районыбызда 6 нарасый дөньяга килгән. Шул ук вакытта 28 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Тугыз пар язылышкан, ике пар аерылышкан. Ел башыннан исәпләгәндә, сигез ай эчендә барлыгы 40 бала туган. 151 (!) кеше бакыйлыкка күчкән. Аерманың никадәр зур булуына игътибар итегез. Бу...
-
«Яшьлек» яшьләрне җыя
Габдулла Тукай исмендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында театр яратучы яшьләрнең «Яшьлек» студиясе эшли башлады. Белгәнебезчә, әлеге уку йорты укучылары елның-елында төрле үзешчән бәйгеләрдә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап киләләр. Җыр-биюгә оста, тырыш укучылар урта һөнәри уку йортлары арасында һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар. Яңа уку елыннан исә биредә театр яратучылар өчен...
-
Шигърият
Нигез Почмагында таш утырып калган, Ниргәләре чергән, таралган. Әби-бабай бакыйлыкка күчкән, Оныклары киткән калага. Монда тормыш гөрләп торган, Ябылмаган, хәттә, ишек тә. Авыл кызы килен булып төшкән, Сыер сауган. Улы ята кабык бишектә... Замананың усал җилләре Авыл кешеләрен таратты: Кайсылары шабаш булып китте, Кемнәредер кала суын яратты. Тормыштагы бөтен авырлыкны...
-
Әтнәләр йөгерде дә, ГТО нормативлары да тапшырды
Әтнә халкы теләп, рәхәтләнеп йөгерде бу көнне.