11 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бик тә кызганыч
- Әй, юләр дә булганмын соң мин! Артымнан купме әйбәт егетләр йөрде,ә мин шуларның берсенә дә кияүгә чыгарга теләмәдем. Ирнең җавабы әзер: -Шулар рәтендә булмавым бик тә кызганыч...
-
Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео чыкты
Россия ислам институты студентлары хатын-кызларга намаз уку тәртипләре турында видео әзерләделәр. Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр. Әлеге хәбәрне Татарстан Диния нәзарәте сайты җиткерә. Намаз ул -...
-
Каз какларга өйрәнәбез
Казның эченә, бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп, тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннан соң, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле...
-
Татарстанда былтыр, 2016 елга караганда, эш урыннарында вафат булучылар саны кимегән
653 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 22 кешенең гомере өзелгән, 122 кеше авыр имгәнүләргә, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләренә дучар булган. (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 10 гыйнварга булган оператив мәгълүматлар буенча, 2017 елда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында 22 кеше вафат булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Социаль...
-
Яңа Шашыда экологик дәрес үтте
Бүген 11 гыйнвар - тыюлык һəм милли парклар көне. Шушы көн уңаеннан Яңа Шашы авылы китапханәсендә Яңа Шашы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашында "Табигать язмышы - безнең язмыш" дип исемләнгән экологик дəрес үткəрелде. Шушы теманы эченә алган китап күргәзмәсе куелды. Укучыларга "Ашыт" тыюлыгы турында мәгълүмат бирелеп, презентация күрсәтелде. Экологик дәрестә...
-
100 еллыкка - зур бүләк
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты турында хәзер республикабызда белмәгән кеше юк. Агымдагы елның 8 апрелендә хәрби комиссариат 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әзерлек эшләре инде башланды дип тә әйтеп булмый, аларның яшәү рәвеше гел шундый даталарга әзерләнгәнгә охшаш. Ниләр генә эшләмиләр алар. Гадәттә без хәрби комиссариат яше җиткән егетләрне армиягә хезмәт итәргә...
-
Карантин туктатылды
Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов республиканың өч торак пунктында хайваннар арасында котыру авыруы килеп чыгу сәбәпле игълан ителгән карантинны туктату турындагы Указга кул куйды. Карантин игълан ителгән авыллар арасында Әтнә районының Чембулат авылы да бар иде. Әлеге документта карантинның әлеге авыруның соңгы очрагыннан соң ике ай узу һәм авыру кабат килеп...
-
Авариядә пикап шоферының гомере өзелгән
Бүген иртән Казан-Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды. Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан - Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм...
-
Татарстанда беренче тапкыр гаиләдә туган беренче балага пособие бирелде
Беренче пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды. Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиены тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ"...
-
Күшәрдә – “Китап шифаханәсе”
Монысы нәрсә тагын, дип гаҗәпләнәсезме? Баштарак үзем дә шулай уйладым. Китапның мөмкинлекләре чикле икәнне белсәк тә, шифаханәсен үк күргән юк иде. " Китапханәмдә Яңа уку елы башланганнан "Китап шифаханәсе" дип исемләп, кызыксынучылар клубы оештырдым. Клуб үз көченә көзге эшләр төгәлләнгәннән соң эшли башлады. Клубка башлангыч сыйныф укучылары язылды һәм бик...
-
В Татарстане за пять лет построили животноводческие объекты на 89 млрд рублей
За трехлетнюю программу произведен капитальный ремонт и модернизация 830 коровников. (Казань, 10 января, «Татар-информ»). В Татарстане за последние пять лет в строительство животноводческих объектов вложено 89 млрд рублей. Об этом заявил сегодня в Минсельхозпроде РТ на обучающем семинаре для глав муниципальных районов и руководителей агрохолдингов замминистра сельского хозяйства и продовольствия...
-
Казанда Әлифба китабы сурәтләнгән түштамгалар чыкты
Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Камал театры һәм Әлифба китабы сүрәтләре төшерелгән түштамгаларны шәһәр халкы яратып ала, ди сатучылар. Казанда истәлекле биналар сурәте төшерелгән бәләкәй түштамгалар (значоклар) ясый башладылар. Декабрь аенда гына сатуга чыккан әлеге сувенир продукциясен дизайнер Гүзәл Гыйльметдинова тәкъдим итә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Гүзәл татарларга якын...
-
2018 елда чүп-чар яндыру заводы төзеләчәк
Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елда чүп-чар заводын өстенлекле инвестпроектлар исәбенә керткән. ТР Инвестицион меморандум Татарстан Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылган. Меморандум 2018 елда 1 трлн сумнан артык бәягә 200дән артык инвестицион проектны билгели. Исемлеккә "каты коммуналь калдыкларны термик...
-
Бүген “Рәхмәт”әйтү көне
Бүген дөнья халкы "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"… Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр. Әйдәгез бүген бер-беребезгә...
-
Быел ир-егетләрнең сәламәтлеген кайгыртачакбыз
Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин шулай дип белдерде." Хатын-кызларыбыз елга бер мәртәбә ничек тә хатын-кыз табибына барып күренә, ниһаять, алар үз сәламәтлекләре турында уйлый башладылар. Ә менә ир-атларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле. Шуңа күрә быелгы елны "Ир-егетләрнең сәламәтлеген саклау елы" дип билгеләп, аларның сәламәтлегенә игътибар бирергә булдык",...