18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Халык тарифлар үсешенең нигезсез булуына зарлана
Әлеге уңайдан премьер-министр:"Безнең алда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, тарифларны конкурентлы дәрәҗәдә тотып калу бурычы тора", - ди. (Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Икътисадның һәм социаль тормышның барлык өлкәләренә тарифлар үсеше зур йогынты ясый. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия...
-
Минималь хезмәт хакын 11 мең сумга кадәр җиткерүне планлаштыралар
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы канун проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. Хәзерге вакытта ведомствода бу максаттан күпме акча кирәк булачагы турында исәпләүләр бара,...
-
"Татарлар" тапшыруында - Әтнә
ТНВ каналын карап баручылар белә, бу атнада Татарстан ТВның "Татарлар" тапшыруында Әтнә районының Олы Мәңгәр авыл җирлеген күрсәттеләр. Авылларның яшәеше, терлекчелек фермаларындагы эшнең торышына үзебез дә кызыгып карап утырдык. Ә яшьләр өчен тудырылган мөмкинлек- торак белән тәэмин ителеш хәтта кызыктырды да. Чираттагы тапшыруларны да карап барыгыз, аларында да безнең район...
-
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. (Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты...
-
Күшәрнең “Китап шифаханәчеләре” чаңгы шуа
"Китап шифаханәсе" кызыксынучылар клубына йөрүчеләрне беләсез инде. Ике дистәдән артык бала, төгәлрәге 25 укучы йөри бу клубка. 16 гыйнвар көнне менә шушы балалар җыйналып, китаплар дәвалыйлар. Төплиләр, тәртиплиләр. "Китап - замана баласының дустымы?" дип исемләп, китап укучы бенефисы уздыралар. Аннан бергәләп ял итәр өчен, китапханәче Гөлүсә апалары белән чаңгы шуарга...
-
Киләсе тукталыш Балтачта... - фоторепортаж
Олы Әтнә мәктәбе базасында узган "Ел укытучысы-2018" бәйгесендә 6 укытучы катнашты... (Бу хактагы мәкалә белән газетабыздан укып таныша аласыз. Чарадан фотоларны тэкъдим итәбез).
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей...
-
“АЗС-158” ташламасыннан файдаландыңмы әле?
Районыбызда машиналар саны көннән-көн арта, хәзер Олы Әтнәдәге ягулык салу станциясенә чират шәһәрнекеннән ким түгел. "Заправка"га килүче шоферлар биредәге ягулыкны нинди үзенчәлекләренә таянып сайлыйлар дип уйлыйсыз?.. Әйе, нәкъ шулай - бәясенә һәм сыйфатына таянып! Ишеткәнегез бардыр, Олы Әтнә заправкасында урнашкан "АЗС-158"дә барлык төр ягулыкка да 6 процентка кадәр ташлама ясыйлар...
-
Автобустагы 50 кеше тереләй янган
Бу хәл Самара-Шымкент трасасының Иргиз районында була. Казахстанның Актүбә өлкәсендә янган автобуста 52 кеше янып үлгән дип хәбәр итә РИА Новости мәгълүмат агентлыгы. Иртәнге якта яна башлаган автобус эчендә 55 пассажир һәм ике машина йөртүче була. Агентлык хәбәр итүенчә янган автобус эченнән 5 пассажир чыгып өлгерә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә....
-
Кызлар югалган
16 гыйнварда кич белән балалар йортында тәрбияләнүче өч кыз югала. Элек аларның балалар йортыннан сорамыйча беркая да киткәннәре булмаган. 15 яшьлек Дарья З., 14 яшьлек Елена М. һәм 15 яшьлек Влада С. өчесе дә Яшел Үзән районы Нурлаты авылы урта мәктәбендә белем ала. Югалган көнне алар мәктәптән балалар йортына кайта...
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә әзерлек эшләре башланды
2008 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. - Быел февраль аенда аның җиденче конференциясе булачак. Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышланачак. Бу конференция Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән торачак. Пленар өлеше Әтнә дәүләт...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. (Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә...
-
“Милләтебез горурлыгы” - Яңа Шашыда класс сәгате үткәрелде
16 гыйнвар - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел (16.01.1818-15.04.1889). Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. - Китапханәдә...
-
Татарстан районнарында ташландык йортларны һәм җирләрне барлыйлар
Беренче инвентаризация Югары Ослан һәм Биектау районнарында узачак. Татарстанның Югары Ослан һәм Биектау районнарында Техник инвентаризация бюросы (БТИ) хезмәткәрләре ташландык йортларны һәм җирләрне барларга җыена. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында республиканың яңа проекты турында Татарстанның "БТИ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лена Хәмзина хәбәр итте. "Беренче итеп Биектау һәм Югары Ослан районнары...
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган. Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел....