Вейп «бүләге» — попкорн кебек үпкә
Җир шарында һәр ун секунд саен (!) бер тәмәкече үлә. Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Якын киләчәктә хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, соңгы елларда сөремле көпшәнең тагын да яманрак төре – электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Бүген ул – олысыннан алып кечесенә кадәр – һәркемнең кулында. Вейп дигәнең бүген шәһәр яшьләрен генә түгел, авылдагыларын дә агулый.