Татарстанда табигатьтә ял итү платформасында трэвел-блогерлардан 20 маршрут тәкъдим ителә
Татарстанда табигатьтә ял итү өчен платформа эшли башлады, анда 200 локация һәм объект, шулай ук трэвел-блогерлардан 20 уникаль маршрут бар. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.