21 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнә балаларының хикмәтле ялы
Ниһаять, "Сәләт"ләр китте, үзебезнекеләргә чират җитте. 16 июльдән "Чулпан" лагеренда районыбызның 40 баласы ял итә башлады. 23 июльдә әлеге 40 бала янына тагын 10 бала өстәләчәк, болары палаткалы лагерьларда 10 көн ял итеп, спорт белән шөгыльләнәчәкләр. 30июльдә 16 июльдән ял итүче 40 бала янына тагын 80 бала төшәчәк һәм бу...
-
19 июльдә күренекле дин эшлеклесе Валиулла Якупның һәлак булуына 3 ел тулды. Һәлак булуына 1 ай калгач язылган.
-
Әтнәнең авыл халкына да кагыла
Алдан хәбәр иткән идек инде, 1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренең җәяүлеләргә кагылганы гамәлгә керде. Җәяүлеләрдә дә яктылыкны кире кайтаргыч җайланма булырга тиеш. Әтнәлеләр беләме бу хакта, шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ишеткәнем булды, әмма ул безгә, авыл халкына кагылмый дип беләм, - диде Фәүзия ханым. (Фәүзия ханымга Законның бар кеше...
-
Әтнәнең "объездной" юлы яктыртыла
Олы Әтнә авылы кырыеннан үтүче "объездной" юлда барлыкка килгән юл кырыендагы багана утырта торган түгәрәкләргә игътибар итми калмагансыздыр. Озакламый әлеге юл тулысынча яктыртылачак. Әлеге "Объездной" юл республика карамагында булу сәбәпле, әлеге хезмәт тә республика программасы нигезендә башкарылачак. Юл хәвеф-хәтәрләрен булдырмау максатыннан башкарыла торган эш озакка сузылмас, дип ышанасы килә.
-
Әтнәнең “Сөмбелә”се Казанга бара
Районнар арасында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында "Дуслык күпере" концертлары башланып китте. Аның кысаларында әтнәлеләр 24 июль көнне күрше Биектау районы Дөбьяз авылы мәдәният йортында концерт куя. Ә 26 июль көнне районның "Сөмбелә" халык җырлары ансамбле Казанда, су төрләре буенча дөнья чемпионаты сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
-
Әтнә гөмбә яратучылары колагына
Казанның Җиңү паркында 10 айлык кыз бала гөмбә ашап агуланган. Чирәм арасыннан табып алган бу гөмбә аеруча куркынычлардан санала. Табиблар бүгенге көндә сабыйның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли. Җәй башыннан Татарстанда гөмбә ашап 4 кеше агуланган. табиблар шуңа да гөмбә яратучыларга сак булырга куша. Гөмбә ашагач авыраеп китәсез икән -...
-
Әтнәдә өч катлы фатир төзеләчәк
Район үзәге Олы Әтнә авылында социаль ипотека нигезендә өч катлы 27 квартираны үз эченә сыйдырган фатир төзелә башлаячак. Бүгенге көндә документларны туплау эшләре бара. Кызыксынучылар һәм теләге булучылар булса, 2-10-13 телефонына шалтыратып тулырак мәгълүматны ала алалар.